Кемне күрәм мин!

Зәки Нуриның юмористик шигырьләренә гашыйк бер ханым шагыйрьнең үзен күргәне булмаган. Бауман урамындагы Матбугат йортында очраклы рәвештә очраша болар. Теге хатын үткен, сүзгә юмарт:

– Йа, Ходам, каршымда җанлы классик басып тора бит! – дип шатланып, Зәки Нуриның кочагына ташлана.

– Саграк булыгыз, сеңлем! Әлегә ярты җаным гына эчемдә...

"КУ" 2, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: