Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Кем яна?

– Әй, алё? Кем яна? – ди җырчы. Ипләбрәк караса, үзенең кримплен чалбар балагына ут капкан икән. Шулчак аны конферансье Илдус Сафин игълан итеп куя.

Яшел Үзән районы авылларының берсенә салкын клубка артистлар килеп төшә. Аннан-моннан гына табылган калорифер китереп куялар. Концерт башлана. Габдулла абый Рәхимкулов, гадәтенчә, алдан ук сәхнә киемнәрен киеп, калориферга терәлеп
җылына башлый. Юлда арыган, өшегәнлек белән оеп китә. Бераздан төтен һәм көек исе чыга башлый:
– Әй, алё? Кем яна? – ди җырчы.
Ипләбрәк караса, үзенең кримплен чалбар балагына ут капкан икән. Шулчак аны конферансье Илдус Сафин игълан итеп куя. Габдулла абыйга янган балагын каккалый- суккалый сәхнәгә чыгып китүдән башка чара калмый... Кайдадыр утырган хәлдә,
кайдадыр ян беләнрәк басып, янган балакны каплап-томалап дигәндәй җырлап керә.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искусство требует жертв диләр шул. Чын әртис икән!