Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Кем ни белән килә?

Язучылар съезды җыйналачагы мәгълүм булгач, һәрбер язучы, һәрбер тәнкыйтьче, шулай ук редакция яки нәшрият җитәкчеләре үз алларына съездга нинди уңыш белән килүне бурыч итеп куйганнар иде...

Язучылар съезды җыйналачагы мәгълүм булгач, һәрбер язучы, һәрбер тәнкыйтьче,

шулай ук редакция яки нәшрият җитәкчеләре үз алларына съездга нинди уңыш

белән килүне бурыч итеп куйганнар иде. Менә хәзер шул бурычларның үтәлүен

белдереп китәбез.

Язучы, шагыйрь һәм тәнкыйтче иптәшләрдән:

Гомәр Толымбай — «Куян солдат» белән; Фатих Кәрим — җыентыгы белән;

Кави Нәҗми — хатыны белән; Әсгать Айдар — «Ташбай» һәм тишек ботинкасы

белән; Фатих Сәйфи-Казанлы — бетмәс репликалар белән; Ибраһим Гази — үтмәс

остроталар белән; «Совет әдәбияты» — гыйнвар номеры белән; Газиз Иделле

— вәгъдә белән; Язучылар шәһәр комитеты — зар белән; Оештыру комитеты — жар

белән; Нур Баян — эшләпәсе белән; Хәсән Туфан — аңлавы авыр булган уйлар

белән; Афзал Таһиров — Шәриф Камал белән; Мәҗит Гафури — хәзерге заман

белән; Газиз Мөхәммәтшин — настроение белән; Мансур Крыйм — плацкарт белән;

Шәйхи Маннур — дәрмансыз дәрт белән; Мирсәй Әмир — ярты роман белән;

Афзал Шамов — «Ана»сы белән; Риза Ишморат — «Чит кеше баласы» белән; Кәрим

Тинчурин — шул ук шәл белән; Мәхмүд Максуд — көч-хәл белән; Сирин — соңгы

тамчысы белән; Галимҗан Нигьмәти — юкә камчысы белән; Фәтхи Бурнаш — «Яшь

(чагындагы) йөрәге» белән; С.Гыйлфан — Туктаусыз сөйләү теләге белән; Салих

Баттал — Айраплан белән; Гомәр Гали — тулмаган план белән; Мөхәммәт Гали

— денщигы белән; Шәриф Камал — «Шиге» белән; Әхмәт Исхак — үзе белән;

Исмәгыйль Рәми — ике күзе белән; Рахман Ильяс — «Әндәр карт»ы белән; Хөсни

Кәрим — арты белән; Каратай — сүгенмәү шарты белән съездга киләләр.

 

"КУ" 7, 2014

Фото: tatarstan.ru

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев