Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Каймакны кем ашаган?

Композитор Мирсәет Яруллинга ияреп, аның туган якларына кайттык.

Композитор Мирсәет Яруллинга ияреп, аның туган якларына кайттык. Илдар Юзеев һәм мин сөйлибез, Мирсәет уйный. Шулай ике көн Мамадыш районында халык белән очрашып йөргәч, китәр вакыт җитте. Машинага утыра башладык. Безгә таба бер ханым йөгерә:

– Туктагыз, туктап торыгыз! Авыл каймагыннан авыз иттерми калдым. Казанга кайткач, гаиләләрегез белән сыйланырсыз...

Безнең машина янында килендәше басып тора икән:

– Вәсиләкәем, банкалар белән вакланма, сыерыңны гына тагып җибәр машиналарына...

Бер-ике көннән Мамадыш тәэсирләрен яңартырга Илдар «Чаян»га килә. Әмма мин эштә юк. Урыныма утыра да куен дәфтәре битенә менә шушы дүрт юлны язып калдыра:

Бәйрәм саен булыр

Колбасаң һәм сырың.

Мәгъсүм Гәрәев булса –

Синең спонсорың.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев