Кайгы

– Туфан абый, санаторийга килеп төшкәч үк күргән идем Сезне, ничә көн инде яныгызга килеп сөйләшергә яхшысынмый йөрим. Бу җүләр хатынның сөйләшергә сүзе юк мәллә, бүтән кайгысы юк мәллә, дип көләрсез төсле. Кеше кайгысы кешегә кайгы булып тоелмый бит ул, үз башыңнан кичмәгәч. Авырсынмасагыз, тыңлагыз әле мине, берәр киңәш бирерсез йә берәр сүз әйтеп юатырсыз. Сез бит минем сыман җүләрләрне күп күргән.

Менә миңа карагыз әле, менә янәшәгезгә басып карыйм әле... Сездән әз генә тәбәнәк, әйеме. Бер метр да җитмеш сантиметр хатын-кыз өчен әз түгел инде. Минем ике абыем бар – икесе дә тегермән кебекләр. Өйгә икәү бергә килеп керсәләр, өй кечерәеп кала. Әти шундый иде безнең. Әни дә миннән тәбәнәк түгел. Бабайлар да шундый булган. Нәсел-нәсәбебез эре сөякле.

Ирем дә, Аллага шөкер, гырнадир кебек. Бөтен ишекләрдән дә башын иеп керә. «Жигули» машинабыз бар, шуны алдан да күтәрә, арттан да күтәрә. Ике потлы герне чөеп уйный.

Ике улыбыз бар. Икесе дә аталарына охшаганнар. Икесе дә Сабан туенда көрәшәләр. Авыр үлчәүдә.

Ирем ягыннан бөтен туганнары да әзмәвердәй ирләр. Хатыннары да үзләренә тиң. Кайвакыт бергәләп кунакка җыелабыз, өстәл артына сыймыйбыз. Кунактан таралгач, берничә урындык җимерелмичә калмый.

Менә хәзер хәсрәтемне сөйлим инде.

Олы улым өйләнде. Бер сүз әйтми-нитми йөрде дә, өйләнәм, ди. Без нәрсә әйтик инде, яше җиткән. Өйләнәсе кызыңны күрсәт, дибез. Алып кайтты өйгә. Ходаем җаным! Буе малаемның кендегеннән генә. Кап-кара чәчле, кап-кара күзле, түп-түгәрәк йөзле. Айсылу дип аталган курчак кебек. Кулга алып уйнарлык инде менә. Ирем белән телсез калып карап торабыз. Булачак киленебез елмаеп карап тора. Малаебыз шуңардан күзен алмый.

Бер сүз дәшмәдек. Чәй эчердем дә чыгып киттеләр болар. Алар чыгып киткәч, ирем әйтә:

– Нишләмәкче була икән моның белән? – ди.

– Юри, кызык ясар өчен генә алып кайткандыр, – дим. «Кызык» ясады малаебыз, өйләнде. Әйтеп карадык әйбәт кенә итеп, тыңламады. Торалар. Шунысы инде юаныч: аерым торалар. Туфан абый, җаным, беләсезме, биеп кенә йөри улыбыз шул курчак каршында. Балалары туды, күренеп тора, анасына тарткан. Туганда ук бер кило булып тугач, артуы да шулай була инде аның.

Ярый, монысына азрак ияләшә башлаган идек, инде икенче улыбыз, өйләнәм, дип, өйгә монысыннан да бәләкәйне ияртеп кайтты. Сап-сары чәчле, Барби курчагы төсле. Бу юлы түзмәдем:

– Илтеп куй өенә ул баланы, – дидем. Валлаһи, бала гына. Тугыз-ун яшьләрдә диярсең. Юк икән, унтугызда икән. Ирем белән икәүләп үгетләп карыйбыз, тыңламый. Яратам, ди. Кайсы җирен ярата торгандыр. Яратырлык җире дә юк аның. Аптырадык инде, Туфан абый. Күңеле суынмасмы, дип, туйны сузып киләбез. Юк, суынмый. Әле, җитмәсә, шул кызның әти-әниләрен алып килгән өйгә. Таныштырам, дип. Абыйсын иярткән. Ходаем! Дүрт вьетнам йөри инде өйдә. Йөрәгебез алынып тора инде. Әгәр бусы өйләнсә, аның әтиәнисе, туганнары туйга җыелса, олы улыбыз ияртеп килсә хатынының туганнарын, бер көтү вьетнам булып, аяк астында буталачаклар ич.

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: