Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Караш

Йөз мең татар карап тора хәзер Кереп китеп сүзле сазлыкка. Чираттагы блогер кисәгенең Рекламасын бушлай катыкка.

Сөзеп карый, димә, сызып карыйм

Күңелеңнең хәтер ягына.

Сиңа гына түгел, «блогер» дигән

Дусларың да салсын аңына.

Ун мең кеше карап торса әгәр,

Татарлар да тәмам азына:

Читеген дә салып тормый гына,

Кереп чума сүзләр сазына.

Мәгънәсезлек сөйләп батмаса да,

Җаен таба – татар ТАТАР ул!

Түбәтәйгә балчык тутырыр да

Үз башына үзе каплар ул.

Илле меңләп кеше карап торса,

Бай фасоны керә татарга.

Эреләнә сүзләр, яна күзләр

Бу халыкка нидер сатарга.

Йөз мең кеше карап торса әгәр,

Сезнең алда – татар морзасы.

Сүз-фикере төшенерлек түгел –

Куе төтен сала морҗасы.

Йөздән тегеләйгә атлаганнар

Алтын чуклы камзул кияләр.

Алар башсызлыгы каршысында

Ахмаклар да башын ияләр.

Йөз мең кеше карап тора сезгә...

Җирдән түгел... Сезнең нәселдән...

Сез аларның бер оныгы гына

Нәсел агачыннан өзелгән...

Йөз мең кеше белән борынгылар

Аурупага кадәр атлаган.

Дала тоткан, илдә тәртип тоткан,

Халкын, җирен, динен саклаган...

Йөз мең татар карап тора хәзер

Кереп китеп сүзле сазлыкка.

Чираттагы блогер кисәгенең

Рекламасын бушлай катыкка.
 

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев