Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Җитди шаярту сабагы

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Зиннур Мансуров кабинетына күренекле драматург, прозаик, табиб Шәриф Хөсәенов килеп керә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Зиннур Мансуров кабинетына күренекле драматург, прозаик, табиб Шәриф Хөсәенов килеп керә. Үзара хәл-әхвәл белешәләр. Хөрмәтле кунак сорап куя:

– Йөзең моңсу күренә. Бер-бер хәл булдымы?

– Менә борчыла башладым әле... Сау тәнемдә һәрбер минут саен 300 миллион күзәнәк үлеп тора, – ди сирәк елмаючы шагыйрь, җитди рәвештә шаярырга теләп.

– Һи, тапкансың хафаланыр нәрсә! Бүтән кайгың юкмы? Исеңдә калдыр: аның каравы бөтен әгъзаларны берләштергән гәүдәңдә көн саен 10-50 триллион күзәнәгең яңара. Трил-ли-он!..

Шулчак кабинет хуҗасы үзен эчтән генә тиргәп ала: «талканы коры» әдипне уйнап сөйләшүгә нишләп тартты ул? Әңгәмәнең бу өлешен җәһәт түгәрәкләргә кирәк.

– Сөендердегез, Шәриф абый! Монысын белми идем...

Вәләкин уенга чынлап керәсе иткән язучы теманы алай тиз генә үзгәртергә ашыкмый.

– Мәсьәләнең асылын аңламыйча, тота-каба төшенкелеккә бирелергә дә, коткы таратырга да ярамый, – дип мәслихәт кыла ТАССРның атказанган табибы. – Киресенчә, каләм әһеле үзенең сүзе белән кешедә яшәү дәрте уятырга тиеш. Теләсә нинди очракта...

Пессимист роленнән чыгарга азапланган Зиннур Мансуров үзенең тәнендәге күзәнәкләрнең күпләп яшәрүен тойды.

"КУ", 7 (июль), 2019

Фото: https://tt.wikipedia.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев