Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Истәлекләрдән

...Мин беренче тапкыр Галимҗан Ибраһимов фатирына бардым.

...Мин беренче тапкыр Галимҗан Ибраһимов фатирына бардым. Өстәле өстендә бармак төртерлек тә ачык-буш җир күренми, ике башына китаплар, кулъязмалар өелгән. Урталыкта эреле-ваклы төрле кәгазьләр чәчелеп ята. Нинди кәгазь туры килсә, шуңа язылган кулъязмаларны күргәч, минем исемә бер хәл килеп төште: Оренбургта чагымда «Шура» журналында бастыру өчен Риза Казыйга бер нәрсә биргән идем. Ул, кулына алгач та, көлеп куйды:

— Үзең, Америка язучылары шикелле, нинди кәгазь туры килсә, шуңа язгансың икән, — диде. Мин Риза Казыйның әлеге сүзләрен искә төшереп:

— Чынлап та, әллә син дә шуларга иярәсеңме? — дидем.

— Мин Америка язучыларының нинди кәгазь туры килсә, шуңа язулары турында бернәрсә дә белмим, — диде Галимҗан Ибраһимов. — Әмма мин шуны әйтергә телим: төрле язучыда төрле гадәт бар. Мәсәлән, Көнчыгыш сарай шагыйрьләреннән берсендә шундый гадәт булган диләр: ул, бераз язган саен, иягендәге сакал бөртеген йолкып ала икән. Хан моның белән кызыксына да аңа боерык бирә. «Менә шул турыда бер шигырь яз, ләкин сакалыңа кагылма!» — ди. Шагыйрь утыра да утыра, ләкин барып чыкмый, башы эшләми. Бармакларын сакалга таба суза башлады исә, хан боерыгы җибәрми. Иң азагында шагыйрь хан катына килә: «Юк, ханым-солтаным, башымны киссәң дә булмый, мин сакал бөртеген йолкымыйча бер юл да яза алмыйм», — ди.


Зариф Бәшири
 
"КУ"  4 (апрель), 2015
Фото: pixabay.com (фон);
Г.Ибраһимов сурәте - google.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев