Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Истәлекләр

Ибраһим Гази Язучылар берлеге рәисе булып торган чагында, Матбугат йортының коридорыннан шар ярып кычкырып көлеп кемнәр беләндер килә идем, рәисебез каршыга килеп чыкты.

Ибраһим Гази Язучылар берлеге рәисе булып торган чагында, Матбугат йортының коридорыннан шар ярып кычкырып көлеп кемнәр беләндер килә идем, рәисебез каршыга килеп чыкты. Без, каушап калып, ашык-пошык кына исәнләштек. Каушамаслык та түгел — ул чакта өлкәннәрне хөрмәт итү дигән нәрсә бетмәгән иде әле. Ибраһим агай җиңемнән эләктереп алды да:

— Минем кем булып эшләгәнемне беләсеңме? — диде.

— Беләм,— дидем.

— Белсәң, мин утырган бүлмәгә кереп чык.

— Кайчан?

— Хәзер үк, минем арттан ук, — диде Ибраһим агай һәм бүрек колагын җилфердәтеп китеп барды. Мин аңа иярдем. Ләкин ул бүлмәсенә җиткәнче үк мине туктатты да:

— Сиңа ничә яшь? — диде.

— Нигә, Ибраһим абый? — дим.

— Акыл теше чыгарга вакыттыр инде. Ничә күрсәм, коридорда лар да лар синең тавыш. Тавышың тавыш төсле генә түгел. Җитди чагың бармы синең, әллә гел шулай дуракавалять итеп йөрисеңме? Мин, аны-моны уйламастан, болай дидем:

— Ибраһим абый, минем җитди чагымны күрәсегез килсә, эшләп утырган чагыма килегез. Дом пичәткә мин эшләп арыгач, ял итәргә генә киләм, — дидем.

Рәис, күзлеге өстеннән тикшереп, шактый озак карап торды, бүрегемнең алдын артка әйләндереп кидерде, та гын карап торды һәм:

— Бар, теләсәң никадәр кычкыр, җавабың ошады, — дип, бүлмәсенә кереп китте.

"КУ" 1 (гыйнвар), 2016

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев