Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

ИЛЛЕ БЕР

– Гәрәй, син мине аңламадың, илле итеп бастырсак, укучы бу төгәллеккә шикләнебрәк карар, булган-булган илле бер булсын инде...

Марсель Галинең «Уены-чыны бергә» рубрикасын алып барганын белеп:

– Мин күп итеп кыска-кыска юмор яздым, шуларны «Казан утлары»нда бастырасым килә, – дидем.

Марсель тавышын бөереннән чыгарып, эре генә җавап бирде:

– Ким дигәндә иллене китер, шуннан өч-дүртен сайлап алырмын, – ди.

Икенче көнне үк нәкъ илле юмор алып килдем.

Ниһаять, Марсельдән телефон хәбәре килде.

– Гәрәй, – ди бу, – укып чыктым, журналда күренерлек булсын өчен синнән бер юмор кирәк.

Минем инде ачуым чыкты.

– Иллесеннән берне дә таба алмадыңмыни? – дим кырыс кына.

– Гәрәй, син мине аңламадың, илле итеп бастырсак, укучы бу төгәллеккә шикләнебрәк карар, булган-булган илле бер булсын инде...

 

"КУ" 03,2017

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев