Ике шагыйрь, бер шагыйрь...

Автобус эченнән чыккач, Әхмәт Гадел як-ягына карамаска тырышты – болай да

танырга тиешләр... Чулманның паром килеп төртелә торган җирендә көтеп торабыз,

дигәннәрие. Чемоданнар белән бәреп, көянтәләр белән төрткәләсәләр дә, төшкән

җиреннән кузгалмады ул, автобус ишегенә ябышып тик басып торды: читкәрәк китсәң,

гади халык арасына чумып буталуың бар, анда инде синең шагыйрь икәнлегеңә беркем

дә ышанмас, җитмәсә, Мәхмүт Хөсәен эче чыккан портфелен дә тоттырып китте, ояты ни

тора! Бар бит дөньяның каруннары, 60 ел буе шигырь яза, юньле сумкасы да юк. Әнә Риф

Гатауллин – Фәннур Сафин шигырьләренең музыкаль редакторы гына булып исәпләнсә

дә, кулындагы дипломаты германский, бәдрәфкә кергәндә дә үзеннән калдырмый.

Бөтен нәрсәгә җен ачуы чыкты Әхмәтнең. Кәефе тәмам кырылды. Язучылар

төркеме ясап чыгасы калмаган. «Социалистик Татарстан» корреспонденты булып

йөрүгә ни җитә! Бервакыт шулай, Биектау яшелчә базасын «өшкерергә» дип сәфәр

чыгарга торганда, тәрәз турысына «Көмеш кылган җыры»ның сигнал данәсе төсле

өр-яңа «Волга» килеп туктамасынмы! Шофёры гына түгел, Биектауның өч дәрәҗәле

түрәсе дә килгән иде. Әхмәт җиленнән дер калтырап торалар:

– Әхмәт Гаязович, сезне каршы алырга килдек, – диләр.

Каян ишетеп алганнар диген?! Биектау белән Казан арасы Туфан Миңнуллин

«Волга»сы белән дә атна үтмәле юл бит әле ул. Вәт ичмасам, биектаулылар! Норлат ит

комбинатын, Актаныштагы кәнфит заводын, Питрәчнең сөт-май комбинатын язганда

да шулай булды... Мондый кунакчыл хуҗаларга ничек итеп тел-теш тидерергә кирәк!

Ә менә алексеевскилар Кама ярына килеп алырга да иренгәннәр. Ничава, Әхмәт

Гаделнең кем икәнен соң булса да белерсез әле сез!

Алар дүрт кеше: Әхмәт Гадел, Мәхмүт Хөсәен, Риф Гатауллин һәм... (хәер,

дүртенчесен танырлык түгел, ул әле яңа автор), попутный машина көтә-көтә,

Алексеевск ягына җәяүләп атлый тордылар. Берәр багана арасын үткән саен, Әхмәт

борын яулыгы белән ботинка йөзенең тузанын сөртеп-сөртеп алгалады. Ниндидер бер

миһербанлы шофёр Мәхмүт Хөсәеннең кул астына килеп туктады. Авызы-борыны

җимерелсә дә, «УАЗ»игы «аягында» шәп басып тора. Ялындырып тормадылар, менеп

тә утырдылар.

Әллә гомер буе ялгыз яшәгәнлектән, Мәхмүт Хөсәен тынлыкны бик өнәп бетерми.

Ул шофёрны сөйләндерде.

– Ник буш кайтып киләсең?

– Ниндидер писательләрне каршы алырга җибәргәннәр иде, тапмадым.

– Без бит инде ул писательләр! – диде Әхмәт, ярсуыннан теге борын яулыгы белән

күзләрен сөртә-сөртә.

***

 – Нинди әдәби очрашу, нинди кичәләр ди ул тагын?! – Колхоз рәисе шагыйрьләргә

күтәрелеп карамаска тырышты, бары тик каурый сыман болыт кебек озынча аксыл

кашларын гына җилфердәтеп утырды. – Уттай янып торган кыр уртасына бер тамчы

яңгыр төшкәне юк. Ә сез күңел ачып, кәмит оештырып йөрмәкче буласыз. Әнә, күккә

карагыз – җәй башыннан бирле бер генә болыт әсәре дә күренгәне юк.

Әхмәт бу рәисне ирексездән кызганып куйды, ниндидер юату сүзе әйтәсе иде моңа.

– Минем бәхет судан, – диде Әхмәт, көр тавыш белән, – авыл җиренә аяк басуым

була, артымнан яңгыр килеп җитә... Теләсәм, кәнишне.

– Да-ну! Юкны сөйләп тормасана!

– Менә, ышанмасагыз, Мәхмүт Хөсәеннән сорагыз, ул белә.

Рәиснең каурый сыман кашлары йөнтәс болытка әверелде, күзләреннән яңгыр

тамчысыдай күз яшьләре бәреп чыкты.

– Әгәр бүген яңгыр яудырсаң, мин сине шәраб диңгезендә йөздерәм, хәтта

диңгезнең үги кызын да тотып бирәм.

– Күпме яңгыр кирәк?

– 250 миллиметр җитәргә тиеш.

– Граммга әйләндергәч, әзрәк икән шул...

Ә кичен көләч күк йөзенең кашы җыерылды, язучылар чыгыш ясыйсы клуб өстен

генә түгел, хәтта бөтен авылны болыт каплап алды. Шыбыр-шыбыр, чыпыр-чыпыр

яңгыр ява башлады. Сукмакларның тотнагы бетте, аякланып йөрерлек түгел, колхоз

ашханәсенең банкет залыннан фатир хуҗасының өенә хәтле дүртаякланып кайтырга туры

килде... И сөенде халык. И сөенде... Күргән бер кешенең авызы җырылып кына тора.

Яңгыр иртә белән дә туктамаган иде әле. «Алга» колхозыннан «Волга» колхозына

хәбәр килеп җитте.

– Алло! Бездә яңгыр коя бит әле!

– Башка анекдотың юкмы? – диде «Волга» рәисе, скептикларча гына.

– Ышанмасаң, тыңла! – Һәм «Алга» рәисе телефон трубкасын ачык тәрәзәгә якын

китерде. Анда – шыбыр-шыбыр, чыпыр-чыпыр, чаптыр-чоптыр яңгыр тавышы...

«Волга»лылар тынсыз калды.

 – Вообщем, – диде «Алга»ныкы, – мин сиңа Татариядән килгән яңгыр яудыручы

егетне җибәрәм, шартын китереп каршы ал. Яңгыр бушлай яумый ул...

– Аңлашылды, – диде «Волга»ныкы. – Өемдә бер ящик алып куйганым бар.

– Егет дигәнем шагыйрь кеше...

– Алайса, тагын бер-ике ящик өстәрмен.

Һәм шагыйрьләрне «Алга»дан «Волга»га китереп бушаттылар. Анда да яңгыр

яудыргач, «Энгельс», «Татарстан» колхозлары да коры калмады... Ә бер атнадан бөтен

район яңгырга кинәнде. Коепмы коя! Сукмаклар елгага әверелде, инешләр дәрья булды,

карабодай басулары майсыз боткага әйләнде.

«Алга»ныкылар Әхмәтне көчкә эзләп таптылар.

– Зинһар өчен, туктат яңгырыңны, агып китәбез бит...

Алар, артык бәхәсләшеп тормыйча, Казан юлына чыктылар. Чулман аръягында

яңгыр коеп калды...

К.Шәле

«Тынгысыз каләм». 1982 ел

 

“КУ” 5 (май), 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: