Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ике өлешле чыгыш

– Кычкырып сөйли торган өлеше бетте шул, – дип куя.

Артист Наил Әюповның абыйсы Исмәгыйль Галимуллович районның иң зур хуҗалыкларыннан саналган Киров исемендәге колхозда озак еллар партком секретаре булып эшләде. Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган педагог КПСС райкомы йөкләгән бу вазифаны җиренә җиткереп башкарды, партия-оештыру эшчәнлегендәге уңышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнде. Ләкин тормыш каршылыклар белән бара бит ул. Бервакыт колхоз игенчелектә дә, терлекчелектә дә сыната башлый. «Партия комитетының канәгатьләнмәслек җитәкчелеге» дигән исем белән мәсьәлә райком бюросына куела. Исмәгыйль Әюпов бюро әгъзалары алдында үзләре башкарган эшләр, ирешкән уңышлар хакында әйбәт кенә сөйләп чыга. Аннары хуҗалыктагы кыенлыкларга, түбән тәгәрәүче центнерларга, процентларга күчә. Чыгыш ясаучының баштагы көр тавышы йомшара, бөтенләй түбәнәеп бетә. Шулчак КПСС райкомының беренче секретаре Рәис Хисамович Хәбибуллин:

– Исмәгыйль Галимуллович, тавышың гел бетте бит, – дип аны бүлдерә.

– Кычкырып сөйли торган өлеше бетте шул, – дип куя.

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев