Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ике дурак

Төзүчеләр сараенда Сибгат Хәкимнең иҗат кичәсе булды. Соңыннан мәҗлес җыелды. Бу мәҗлестә обкомның идеология секретаре Мирзаһид Вәлиев тә бар иде. Бераз төшереп алгач, Фәрваз Миңнуллин Батуллага әйтә...

Төзүчеләр сараенда Сибгат Хәкимнең иҗат кичәсе булды. Соңыннан мәҗлес җыелды. Бу мәҗлестә обкомның идеология секретаре Мирзаһид Вәлиев тә бар иде. Бераз төшереп алгач, Фәрваз Миңнуллин Батуллага әйтә:

– Карале, мәҗлес бик рәсми бара, бөтенесе дә Мирзаһид Фәтхиевичтан куркып бөрешкән, Сибгат абый булып күрсәт әле, – ди.

– Сибгат абыйдан рөхсәт кирәк! – ди Батулла.

Фәрваз бу турыда мәҗлес хуҗасына җиткерә. Хуҗа, әлеге эшне хуплап, Батуллага ым кага. Батулла, нәкъ Сибгат Хәкимгә охшатып, бер-ике мәзәк сөйли. Халык рәхәт көлә, ашау-эчү, күңел ачу башлана, мәҗлес күтәрелеп китә.

Икенче көнне Матбугат йортында Батулла Сибгат ага белән очраша.

– Кичә әйбәт сөйләдең, мәҗлесне күтәрдең, – ди Сибгат.

– Ләкин тегеңә... – шагыйрь имән бармагын өскә, түшәмгә төртеп, – тегеңә ошамаган. Миңа әйтә, нигә син шул сакаллы дуракны мәҗлесеңә чакырдың, нигә син шул дуракны куып чыгармыйсың, ул бит, Сибгат абый, сине мыскыл итә, ди.

– Бераз тын торгач, остаз тагын өстәп куя: – Юмор аңламый, дуррак!

 
"КУ" 10, 2018
Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев