Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Җиһанов тосты

Композитор Исмай абый Шәмсетдиновның да, минем дә радиода эшләгән еллар. Өлкән абыебыз мине композиторларның зур бер мәҗлесенә чакыра.

Композитор Исмай абый Шәмсетдиновның да, минем дә радиода эшләгән еллар. Өлкән абыебыз мине композиторларның зур бер мәҗлесенә чакыра. Урынны Мансур абый Мозаффаров һәм Заһит абый Хәбибуллин яныннан сайладым. Бүген монда туй башы – Композиторлар союзы председателе, СССРның халык артисты Нәҗип Җиһанов. Юморлы кеше ул. Бераз кәгеп алгач, үтә ачылып китә. Тост әйтергә басты да:

– Моцарт нәрсә эчте икән? – дип мөрәҗәгать итте табындашларына. Һәм озак уйлап тормыйча җавабын да үзе үк әйтте:

– Хәер, Сальери ни салса, шуны эчкәндер, әйе бит, – дип, безне көлдереп алды.

"КУ" 2, 2020

Фото: vk.com

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X