И, бу ваклык

Чаллының «Аргамак» журналы редакциясендә бер төркем язучы гәпләшеп утыра икән. Шулвакыт Айдар Хәлим килеп керә. Йөзе шат. Чираттагы кирпеч калынлыгы китабы чыккан көннәре. Фаяз Дунай, чыраен сытып, аңа төбәлә:

— Син, Айдар туган, бик яман эш кылгансың бит. Китабыңда мине адәм рисвае итеп чыккансың. Имеш, мин сәрхушләнеп, мәҗлес табынын бозганмын, өстәлгә менеп сикергәнмен, савыт-сабаларны челпәрәмә китереп биегәнмен, имеш... Тагын, тагын әллә ниләр. Кешене бу кадәрле дә пычратырга синең ни хакың бар!

Айдар Хәлим башын чайкап тыңлап торган да Фаяз Дунайга бик рәнҗеп:

— И-и, бу татарның ваклыгы-ы.. Язган, беткән бит инде, югыйсә, — дигән.


"КУ"  4 (апрель), 2014
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: