Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Хикмәтле исем

Мәгъсум Гәрәй белән Камил Кәрим очрашса, һәрдаим бәхәс чыга. Вәләкин ике каләмдәшнең бәхәсе һич тә каләмгә бәйле түгел.

Мәгъсум Гәрәй белән Камил Кәрим очрашса, һәрдаим бәхәс чыга. Вәләкин ике каләмдәшнең бәхәсе һич тә каләмгә бәйле түгел. Биредә хикмәт – аларның авылдаш булуында, чөнки икесе дә – Татарстаныбызның иң зур авылы саналган Шәледән. Сүз, әлбәттә, авылларында калган мал мөлкәтне бүлешү хакында да бармый. Хикмәти асыл монда һич тә җисемдә түгел, ә бәлки исемдә, атамада ята!

– Безнең авылның чын исеме – Шале! – ди Мәгъсум Гәрәй, – кайчандыр аңа французлар нигез салган булган. Соңрак Каф тавы артындагы горур ырулар да килеп кушылган. Аларда әле хәзер дә Шале авылы калган – шул бер тамырдан инде без! – ди ул.

– Син монда юкны сөйләп торма, Мәгъсум абый! Үзеңне дә, авылны да оятка калдырып... Шаледән икәнсең – бар Шалеңә кит! – дип, Камил Кәрим аны шундук Каф тавы артына «олактыра»...

«Казан утлары» журналының проза бүлеге урнашкан тарихи 147 бүлмәдә бу бәхәсне Марат Закир тыңлап утыра. Бахыр, бер ача күзен, бер йома. Авылдашларының бәхәсендә әле «Чуен», әле «Корыч» тавышлары чыңлый, мин сиңа әйтим! Хәтта, ара-тирә ике металл бәрелешеп, тирә-юньгә чаткылары да чәчри сыман. Хәер, монда да бер хикмәт ята, җәмәгать. Ник дигәндә, берсе – Чуен Гәрәй малае, икенчесе – Корыч Әдһәмнеке. Авылда кушаматсыз кеше булмый.

...Әйе, бәхәс отыры кыза гына бара. Шәл бәйләүчеләргә баглы кыйсса да сөйләнә, Алып тауларындагы Дудергоф калкулыгының көтүче йорты да искә алына, кыскасы, гәп кызганнан-кыза бара.

– Абзыйлар, авылыгыз Мишә елгасы буенда урнашкан, шулай бит?! – дип, ниһаять, Марат Закир да сүз кыстырырга җөрьәт итә.

– Әлбәттә! – ди Чуен.

– Нәкъ үзе! – ди Корыч.

– Инде килеп, Мишә буенда да урнашкач, борын-борын заманнарда авылыгызның исеме Мишәле булмадымы икән? – ди Марат Закир.

– Бик мөмкин! – диләр болар берьюлы.

– Этимолог-галимнәр фикеренчә, Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынгач, су буенда татарларга яшәргә ярамаган – аларны куганнар. Шул вакытта авылыгыз Мишәленең «Ми»е төшеп калган да «Шәле»гә әверелгән, – дип нәтиҗә ясаган Марат.

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә бәлки бу авылда борынгыдан шәлләр бик күп бәйләгәннәр һәм шуңа Шәле дип исем кушканнар.