Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

"Газинур что ли?"

Бервакыт җырчы Газинур Фарукшин Самарада концерт кую өчен артистлардан төркем җыя. Хәмзин да шулар арасына эләгә. Китәләр. Рульдә – Газинур үзе...

Бервакыт җырчы Газинур Фарукшин Самарада концерт кую өчен артистлардан төркем җыя. Хәмзин да шулар арасына эләгә. Китәләр. Рульдә – Газинур үзе.

«ГАЗел»енең урындыкларын алып, артистларны шунда төйи – берничә урындыкны алсаң, «В» категориясенә туры килә икән, дигән сүзне ишеткән булган, күрәсең.

Әмма Самарага җитәргә 50-60 чакрым калганда, гаишниклар туктата машинаны. «Есть у тебя категория «Д»?» – дип сорыйлар шофёрдан. «Нет.» «Давай, штраф!»

Газинур, бичара, нишләсен, штраф түли инде.

Ярар, барып җитәләр, концертны куялар. Гөнаһ шомлыгы, халык аз була. Әлләни акча эшли алмыйлар.

Кире кайтып баралар, шул ук чатта кабат гаишниклар тагын туктата: «Газинур что ли?» «Да.» «Категория «Д» есть?»

Кая барсын, түли штрафны...

50-60 чакрымлап кына китәләр – тагын гаишниклар!

Боларга тегеләре шалтыратып, хәбәр итеп куйганнар, махсус көтеп торганнар. Кабинадан чыгуы була: «Газинур что ли?» – дип, янә килеп басалар. Тагын штраф!

Шулай итеп, бөтен эшләгән акчаны Самара гаишникларына биреп кайта болар.

"КУ" 9, 2019

Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев