Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Гариф Ахуновның ике тапкырлыгы

Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее. Котлаулар беткәч, аңа сүз бирделәр...

1.

Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее. Котлаулар беткәч, аңа сүз бирделәр.

Юбиляр трибуна артына басты да сүз башлады:

– Кадерле татарларым!..

Зал гөж килеп кул чапты. Моның сәбәбен аңламый калган, президиумда утырган КПСС өлкә комитеты секретаре Мөҗәһит Вәлиев, рәислек итүче Гариф Ахуновтан:

– Что? Что он сказал? – дип сорады.

Ахунов шунда ук җавап бирде:

– Кадерле батырларым! – диде.

Татарча бик үк шәп белмәгән М.Вәлиев тынычланды булса кирәк.

2.

Мәҗит Гафуриның йөз еллыгы. Шул көннәрдә генә Мәскәүдән миңа «Ветеран

2-ТА» («ТА» – танк армиясе) дигән медаль җибәргәннәр иде һәм мин шуны тагып алган идем.

Агыйдел буенда оештырылган табын башланыр алдыннан кул чайкап торган бер урыс язучысы: «Что за медаль? Что это значит «ТА»?» – дип сорады миннән.

Янәшәторган Гариф Ахунов шунда ук җавап бирде:

– «ТА» – Татарская армия, – диде.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев