Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

"Фәлсәфи сүзләр"

Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең...

• «Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең», – дигән булалар, вәхаләнки3 кабер
казучылар көненә икешәр кешегә баз казыйлар да үзләре төшмиләр.
• «Гашыйк булсаң, рәкыйбләр4 бик күп чыга», – дигән булалар. Алай булгач, үз-үзеңә генә гашыйк булырга кирәк, һичбер рәкыйб хафаланмас. Көн буе көзгегә карап утырып рәхәтлән.
• Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе – кендек әбиседер ки, ул сине, теләсәң дә, теләмәсәң дә, дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе – җаучы карчыктыр.
Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә – өйләндерер. Өченчесе – мөәзиндер. Ул сине, теләсәң дә, теләмәсәң дә – җуар да күмәр.

3 Вәхаләнки – чынлыкта.
4 Рәкыйб – конкурент.

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев