Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Фәлсәфә

Гади карак берлән Мәскәү малын ашаучы бай арасында аерма шул...

• Мөсфир5 кеше белән мөкътәсыйд6 арасында аерма шул гына: берсе – хәзерге минутның яхшы үтүен тели, икенчесе – киләчәк көннәрнең матур булуын көтә.
• Гади карак берлән Мәскәү малын ашаучы бай арасында аерма шул гына: берсе – камалы якалы туннар киеп, суфиланып, намазларга йөргән булып урлый, икенчесе – бер дә риясыз гына, туп-туры урлый.
• Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә иң кадерле нәрсәләр генә кала.

 

5 Мөсфир – малны урынсызга туздыручы.
6 Мөкътәсыйд – малны саклап тотучы.

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев