Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Фамилияң охшаш булса...

"Обком секретаре – башка Вәлиев, минеке – бабком секретаре..."

Республика китапханәсендә директор булып эшли башлагач, Разилгә еш кына, эше төшеп, обком секретаре Морзаһит Вәлиев янына йөрергә туры килә. Бу турыда Разилнең хатыны Алия белән бергә эшләгән кешеләр арасында шундый сүз була: «Обком секретаре Вәлиевне ишетеп беләбез. Синең ирең дә Вәлиев. Соңгы арада аның гел обкомга кереп барганын күрәләр икән. Ирең әллә обком секретаре булып эшлиме синең?» – дип сораганнар моннан. «Юк ла, ул бит китапханәдә эшли, 200 хатын-кыз арасында, республикада барлыгы 5 мең хатын-кыз китапханәче бар. Шуларның башлыгы ул. Обком секретаре – башка Вәлиев, минеке – бабком секретаре», – дигән Алия ханым.

 

"КУ" 7, 2016

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев