Эстраданың алтын фонды

Саба районында йөрибез. Һәр авылда фатирга кереп куну, авылдан-авылга йөк ташучы машиналарга утырып күченү – көндәлек мәшәкать.
Чираттагы концертка илтер өчен клуб янына колхоз машинасы килеп туктады. Шофёрга рәхмәт, кузовка мул итеп салам җәйгән.
Урамда салкын көз. Өлкәнрәк артистлар кузов түрендә, саламга ятып, аякларын сузып утыралар. Без, яшьләр, өлкәннәрнең аяк очында тезләнеп, алга карап барабыз. Чемоданнар артта, тыгыз итеп тезелгән.
Гали абыйның кәефе юк. Бераз кызмача да бугай, тиктомалга үзенең «бөеклегенә» сокланып бара:
– Менә күрерсез, бу дөньядан киткәч тә, мине радиокомитет сагынып искә алачак. Мин татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән кеше!
Аның белән бәхәсләшер кеше булмагач, ул миңа карап-карап торды да:
– Менә син, Альберт Гаделша, кем? Гади бер фокусник! Күз буучы! Синең кебек фокусниклар базар тулы җимеш сата. Үлсәң искә алучы да булмаячак сине, – ди.
Мин дә бирешергә теләмәдем. Исем китмичә генә:
– Һәй, Гали абый, кем соң инде бала-чага гармушкасында уйнап, татар сәнгатенең алтын фондына керә алсын? Скрипкада, рояльдә оркестрга кушылып уйнасаң, бер хәл,
 – дим. – Синеке шикелле генә балалар гармушкасын минем Рәйхәт исемле энекәш тә мич башында кычкыртып утыра, – дигән булдым.
Шушы сүзләрдән соң, Гали абый гарьләнде бугай – сүзсез калып, кузов такталары ягына борылып ук ятты. Ә минем күңелгә шом керде...
Чираттагы авылга барып җитеп, фатирларга урнашып, кичен концертка әзерләнәбез. Сизәм: Гали абый белән биюче Пётр Загудаев миңа каршы ниндидер «этлек» эшләү хакында пышылдаша. Аларны читләтеп кенә күзәтәм, сизенәм, минем фокус күрсәтәсе реквизитлар тирәсендә чуалалар.
«Ул-бу» булмасын дип, трюк күрсәтә торган «тылсымлы» карталарны сәхнәгә чыга торган өстәлдән алып, гади карталар белән алмаштырдым.
Миңа чыгыш ясарга чират җитте. Иллюзия реквизитлары куелган өстәлне үзем алып чыгып куйдым. Баянчылар Рәфкать Лотфуллин белән Ганс Сәйфуллин «минем музыканы» уйный башладылар.
Як-ягыма, сәхнә артына карасам, бөтен артистлар минем чыгышымны кызыксынып көтәләр. Баянчылар да елмаешып, бер-берсенә күз кысыша.
Кыскасы, бөтен бригада фокусларның провалын көтә. Бот чабып көләргә авызларын көйләгәннәр, күзләрендә «этлек» очкыннары ялтырый. Күз ачып йомганчы тегеләр куйган карталарны алыштырып өлгергән идем.
– Хөрмәтле тамашачылар, әлеге фокуслар Татарстанның атказанган артисты, данлыклы музыкант-гармунчы, язмалары татар сәнгатенең алтын фондына кергән Гали ага Җәмлихановка багышлана, – дип, карталар белән тамаша күрсәтә башладым...
Уңышлы чыгышымнан соң, коллегаларымның кәефе төште, этлек барып чыкмады...
Сәхнә артына кергәч, Гали абый елмаеп, кулны кысты: «Молодец, котлыйм, профессионал икәнсең. Сине дә алтын фондка кертербез... бәлкем», – диде.
Күз алдында минем абруй «бер баскычка» күтәрелде.

"КУ" 9, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: