Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Эшләпәнең Дәүлигә үпкәләве

Бер елны Нәби Дәүли яңа эшләпә сатып ала. Яңа эшләпәсен киеп, урамнан барганда, бер дусты очрап аңа әйтә: – Нәби, салып ташла моны, сиңа эшләпә килешми! – ди.

Бер елны Нәби Дәүли яңа эшләпә сатып ала. Яңа эшләпәсен киеп, урамнан барганда,
бер дусты очрап аңа әйтә:
– Нәби, салып ташла моны, сиңа эшләпә килешми! – ди.
Өенә кайткач, Дәүли көзге каршысына килеп карый: чыннан да эшләпә аңа бик
үк килешеп бетми төсле.
– Ярар, – ди ул. – Иртәгә көньякка китәсе, мин аны поездда онытып калдырырмын!
Һәм поезддан төшкәндә, Нәби Дәүли эшләпәсен алмый. Перронга чыккач, аны
проводница куып җитеп:
– Сез эшләпәгезне онытып калдыргансыз, алыгыз! – ди. Рәхмәт сүзен әйтеп, Дәүли
үги эшләпәсен алып китә.
– Ярар, хәзер самолётка утырып очасы, мин аны шунда онытып калдырырмын!
Һәм самолёттан төшкәндә, эшләпәсен алмый. Әмма аэропортка кереп киттем
дигәндә генә, аны стюардесса куып җитә:
– Сез эшләпәгезне самолётта калдыргансыз! – ди.
Рәхмәтләр әйтеп, Нәби Дәүли эшләпәне кимичә генә кулына тотып китә һәм аны
аэропорттагы урындыкта калдырып, шәһәргә чыгарга була. Чыккач күрә: тышта коеп
салкын яңгыр ява.
– Әһә, менә кирәгең чыкты, – дип, Нәби Дәүли эшләпәсен калдырган җиргә йөгереп
килә. Килсә, эшләпәдән җилләр искән!

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев