Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Дусларча шаярулар

Бар икән күрәселәр...

Фатих Хөснигә

 

Корычтан көбәсен кия,

Янына укларын өя,

Тисә тиенгә дә тия,

Тимәсә ботакка тия,

Тимәсә дә, үзен сөя.

 

Шәүкәт Галиевкә

 

Берәүләр эченнән тынды,

Берәүләр сөйләшерләр:

– Шәүкәт тә начальник булды...

– Бар икән күрәселәр...

 

Зөлфәткә

 

Юк безнең фамилиябез,

Булмаса, төкер әле.

Гомер дә фамилиясез

Аллага шөкер әле!

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay 

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев