Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Дөрес әйтә бит!

Сабан туеның кызган чагы – көрәш бара. Берәве ега, берәве егыла.

Сабан туеның кызган чагы – көрәш бара. Берәве ега, берәве егыла. Мәйдан уртасына әтәчләнеп чыгучылар да бар. Алары инде бераз салып алганнар. Алар йә гаделлек таләп итәләр, йә булмаса, көрәшергә дәгъва кылалар. Аларны милиционер иптәшләр, кулларыннан җитәкләп, читкә чыгарып утырталар. Менә мәйдан уртасына күлмәген салып ташлап, бер кызмача урыс агайне чыкты. Көче ниндидер, тавышы каты, бөтен мәйданны яңгыратып кычкыра:

– Дайте мне полотенце, буду бороться! – ди. – Татары меня уважают, сами лягут! – ди. Дөрес әйтә бит – шундый шул без, бүтән халыкларны хөрмәт итү йөзеннән, үзебез егылабыз. Тик бүтән халыклар безнең шул «яхшы гадәтебезне» аңлап кына бетермиләр...

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев