...дисәң дә була (шаян әңгәмә)

(Әәсрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Ул елларда синнән еш кына, нәрсә, Әхмәт, ямансулап йөрисең, бер-бер хәл булмагандыр бит, дип сораштыра идем. Җавабың бик анык...

– Яшь бара, Алмаз дус... Менә уйлап йөрим әле, бер рәт юк инде, малай, безнең братка. Нигәдер якты дөньядан артистлар бик үкенечле китә. Кемнәрдер гомер буе эшләп танылмыйча онытылалар, кайсылары ачы язмышын аракы белән агулап йөри, күпләре соңгы көннәрен хәерчелектә үткәрә, кемдер фатир да ала алмаган. Минем әле, Аллага шөкер.

– Син һаман шул өчкә өчтәме?

– Кайда булыйм инде – шунда.

– Соңгы җөмләләрен хәтерлисеңме ул мәкаләнең?

– Бик хәтерлим. Йөрәк өзгеч итеп язгансың син ул юлларны. «Аның тәрәзәсеннән Татарстан урамына ниндидер көй агыла. Яңа җыр яза бугай. Ничек язып утырганы күз алдыма килә. Тар бүлмә. Өстәл. Бер урындык. Баянын ныгытып тартып җибәрсә, сул кул ягы стенага шакылдатып, күршеләрнең сабыен уятырга мөмкин. Уйна, Әхмәт дустым, җайлап кына уйна, бәлки, әлеге сабый синең моңга изрәп йоклыйдыр. Ә минем колакта синең ачынып әйткән сүзләрең яңгырый. «Мин якты дөньядан кайчандыр китәрмен. Баяным калыр. Алырлар, уйнарлар. Ләкин минемчә булмас...»

– Ашыкма, Әхмәт дус, алай уйларга. Әле синең алачак иркенрәк фатирыңда, киерелеп, баяныңны тартасың бар. «Фатир бирергә!» дигән кәгазьгә күптән кул куелган, менә шуны эзләп кенә табасы бар», – дигән идем мин шул сагышлы мәкаләдә.

– Минем данлыклы Галиәсгар Камал театрында эшли башлавым – гомеремнең иң матур чоры. Андагы җитәкчеләр, артистлар яшәүгә, иҗат итүгә дәртемне арттырдылар. Мин андагы һәр артистны әүлия итеп күрәм, беләсеңме? Бөтен җитешсезлекләре белән. Театр гаҗәп нәрсә икән ул! Театрдагы бөтен кеше – бер гаилә. Бөтенесе якын, хәтта вахтёрлары да, вешалкада эшләүчеләре дә, администраторлары да... Күп алар анда... Менә шул гаиләнең бер бәләкәй генә «шөребе» турында сөйлим. Үзең беләсең, күргәнең дә бар, чишенгәнең дә. Театрда хезмәткәрләрнең, шул исәптән килгән-киткән кешеләрнең өс-киемнәрен элеп кую өчен аерым бүлмә бар. Шунда бик тә сөйкемле апа эшли иде. Стенасы пыяладан корылган шушы бүлмә тәрәзәсеннән аны күрүгә, чишенмәс җиреңнән чишенерсең. Мин аның янында озак туктап торам. Дөнья, театр хәлләрен, артистлар тормышын, үземнекен дә сөйлим шунда. Рәхәт, яныннан китәсе килми. Әйтәм ич, үзенә тартып, җәлеп итеп тора, дип. Театр директоры Шамил Зиннурович кадрлар таба белә иде инде ул. Апа әңгәмәбезне гел Шамил Зиннуровичка рәхмәт әйтүдән башлый. Килгән саен, күргән саен. Әкренләп сүзебез мин килгәнче аның яныннан үтеп киткән Равил абый Шәрәфигә күчә. Үтереп мактый инде аны. Аннан сүзе Хәлим Җәләловка борыла. Белә ул аның минем якын дус икәнен. Шамкай театрдан китте бит инде, дип куя. Аның өчен борчылуын белдерә. Әйт әле, килсен, интегеп йөрмәсен анда әллә кайларда концертлар куеп, ди. Алалармы аны яңадан театрга, юкмы, анысы мөһим түгел. Ләкин апаның күңеле киң, кешегә игътибарлы, мәрхәмәтле. Пышылдап кына: әй, нәрсәгә йөрсен инде ул монда, шушы пүчтәк акчага, дип тә ала, як-ягына каранып. Сөйләшәбез шулай. Ара-тирә яныбыздан артистлар үтеп китә. Кайберләре белән кочаклашып исәнләшәбез. Яраталар үзеңне, ди апа, үзең дә әйбәт кеше шул син, дигән була. Ничек сөйләшмисең инде шундый кеше белән, ничек туктамый китәсең?!

Хушлашканда, ул миңа нинди дә булса дөньяви хәсрәтен әйтеп, уфтанып куя иде. Әхмәт, җаным, Шәймиев китә ди бит, нишләрбез икән инде, ди. Әй, апа, мәйтәм, хәкимияткә кем килсә дә, сиңа вешалкада эшләргә, миңа авыллар буйлап концертлар куеп йөрергә инде, дим. Әй, кычкырыплар көлә инде. Көлгәч, ул тагын да матурая иде.

Менә шундый матур кешеләр эшли икән театрда. Рәхәтләнеп җанымны биреп йөри башладым шунда. Илебезнең кайсы гына почмакларында булмадык, кайларга гына барып чыкмадык. Беләсеңме нәрсә, берзаман миңа армиядә булган җиргә – Ашхабадка барып чыгарга туры килде. Мин бит Төркестан хәрби округында Хәрби-һава флоты гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иттем. Шунда безне Ашхабадтан ерак түгел җирдә, тау куышындагы бер километр аска төшкәч барлыкка килгән табигый күлдә су коендырдылар. Табигать могҗизасы, ышанасыңмы? Ничек барлыкка килгән ул анда? Суы шулхәтле җылы, дәвалый торган да икән әле. Менә шуны театр артистларына яңадан күрсәттеләр. Мин мактандым инде, коенганым бар бу күлдә, дип.

– Әхмәт, бер кергән суга ике тапкыр кереп булмый, диләр, син кергәнсең. Моны яхшыга юрарга кирәк!

– Беләсеңме, минем солдатта чакта парашют белән самолёттан да сикергәнем булды!

– Кит аннан! Ну, Әхмәт! Ничек булды ул?

– Учениеда. Парашют кидерделәр дә самолётка утырттылар. Вакыты җиткәч, самолетның ишеген ачтылар, һәм солдатлар берәм-берәм ачык һавага сикерә башлады. Мин икеләнеп тора идем, төрттеләр дә төшерделәр. Әй, малай, күктәге рәхәтлекне күрсәң! Төшәсең, төшәсең, төшәсең... Төшәсе дә килми, гел һавада эленеп торасы килә.

– Карале, Әхмәт, син, мөгаен, җир өстеннән аска бер километр төшкән, ә җиргә өстән биш километрдан парашют белән сикергән бердәнбер бәхетле кеше икәнсең бит дөньяда.

– Әйе, бәхетле, дисәң дә була...

– Баянчы да әле үзең! Өйләнмәвең белән дә уникаль шәхес! Тагын бер нәрсә әйтәм...

– Нәрсә инде?..

– Мин синең 50 яшьтә узган банкетыңның видеоязмасын карадым. Анда музыкаль җитәкчең Фоат Әбүбәкеров тост күтәрде. «Әхмәт, давай, өйлән, хәзер өйләнсәң дә соң түгел, 60 яшьтә 9 яшьлек балаң була», – диде. Синең шул сүзләргә кылың да кыймылдамады, ягъни колагыңа да элмәдең. Әллә 60 та өйләнеп карыйсыңмы, 70тә шундый ук яшьтә малаеңмы, кызыңмы булыр иде?

– Шаяртма әле, Алмаз, – диде дә йомды Әхмәт бу теманы.

Ә бит үз гомерендә өзелеп ике кызны гына яратса да, байтагының башын әйләндергән егет!

Баштарак, кызлар мәсьәләсендә юашрак, дип йөргән идем, алай ук түгел икән.

Беркөнне, әле клубта эшләгән чак. Әхмәт кирәк. Халтура концертына чакыралар иде. Эзлим, эзлим, юк бу. Клуб вахтёры әйтә, каршыдагы тулай торактагы дусты белән ул, ди. Кызлар да булгандыр әле? Туган көне икән дустының. Таптым боларны. Инде концертка барырга соңга калган идек. Ярым шаярып, Әхмәттән сорыйм:

– Эшләр «пештеме» соң?

– Пеште, дисәң дә була инде, – ди. 

Бер юньләп төгәл әйткәне булмас шуның. Әхмәтнеке дигәне тузганак чәчле – шуны тарый. Барып башына өрсәң, бөтен чәче очып китәрдәй.

– Кочакладыңмы соң? – дим, «тузганак башка» баш белән ым кагып.

– Кочакладым, дисәң дә була инде, – ди, колак артын кашып. Беләсе килә бит боларның нигә монда качып ятуларын.

– Үптеңме соң?

– Үптем, дисәң дә була инде...

Вәт бит, малай, тәки ахыры ничек беткәнен әйтмәде. Сүз белән әвәләп бетерде. Шундый инде ул Әхмәт.

Аның белән йөргән чактагы кызыклар күп булды. Бер җәй көнне Таһир Якупов, Әхмәт, мин мәктәп ишегалдына килеп кердек. Аулак урын. Иртән, кайдадыр концерт куйганнан соң, өчәү көне буе кәеф-сафа корып, кесәләрне такырайтып, Әхмәт уйнап, без җырлап йөрдек. Шул мәктәп бакчасында Әхмәт кинәт исенә төшерде: «Егетләр, мин бу мәктәптә эшлим бит, бәлки, акча бирә торган көндер, кереп чыгыйм әле!» – диде.

Көтәбез, көтәбез Әхмәтне, юк бу. Әллә кайтып китте инде, дип шикләнеп куйды Таһир. Мин әйтәм, баяны монда бит. Берзаман чыга Әхмәт. Боек. Егетләр, мине күптән увольнять иткәннәр икән инде, ди.

Камал театрында эшли башлагач булган бер кызыгы бар әле аның. Сөйләделәр.

Кайсыдыр бер спектакльдә, «Зәңгәр шәл»нең «Качкыннар» эпизодындамы, артистлар бик еш «чөнки» дигән сүзне кулланалар икән. Ул спектакльдә музыкантлар оркестр чокырында утыралар бит инде. Оркестрда татарчасы бик үк яхшы булмаган бер егет Әхмәттән сорый ди: «Скажи, пожалуйста, Ахмет, что за слово «чөнки»? Ул бу сүзне урысчага тартымрак итеп әйткәндер инде. Әхмәтнең спектакльне бик үк игътибар белән карап утырмаган чагы булгандыр, теге малайдан бу сүзне ничек ишеткән, шулай тәрҗемә иткән дә биргән. «Это такие маленькие собачки, которые бегают», – дип.

Дөрес әйткән, «Щенки» дигән акцентлы сүзенә тәрҗемә сорамасын иде.

Әхмәт, бик якын дустым булгач, төшкә дә еш керә. Соңгысын сөйлим. «Күрәм, Камал театры сәхнәсендә берүзе концерт куя бу. Зал шыгрым тулы. Мин дә шунда нишләптер йөрим. Сәхнәгә менмим. Уйный да уйный үз көйләрен баянда, уйный да уйный. Халык шашып кул чаба. Шунда Әхмәт янына, зур чәчәк бәйләме тотып, бик чибәр ханым белән аннан да чибәррәк кыз менде. Бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаганнар. Әхмәт аларны тамашачылар белән таныштырды: «Монысы – хәләл җефетем, ә монысы – кызым», – диде. Күзем шар булып карап каттым һәм халыкка кушылып кул чабарга тотындым». Әллә теге гомер буе көткән?..

...Уянып китсәм, кул чабып ятам. Әллә чыннан да шулай микән?.. Тиз генә Әхмәткә шалтыратып, төшемне сөйләп чыктым. Тавышында ниндидер канәгатьлек, көлә генә... «Өйләндем, дисәң дә була инде...» – дигән гадәти сүзен кабатлады тагын...

Ышан аңа!..

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: