Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

«Депутат син түгелмени?»

Сайлаулар чоры якынлашуга Разил Вәлиев һәрвакыт авылдашы, классташы, дусты Алмаз Хәмзингә шалтырата. Халык белән очрашуларга йөрү өчен...

Сайлаулар чоры якынлашуга Разил Вәлиев һәрвакыт авылдашы, классташы, дусты Алмаз Хәмзингә шалтырата. Халык белән очрашуларга йөрү өчен. Билгеле инде, кешеләрне җыярга теләсәң, Хәмзиннән дә кулае юк – үзе җырлый, үзе сөйли, үзе көлдерә дигәндәй.

Икәүләшеп авылларда йөри болар. Разил Вәлиев сайлау алды программасы белән таныштыра, Хәмзин концерт куя. Рәхәтләнә генә авыл халкы бушка концерт карап. Саубуллашыр чак җиткәч, Хәмзин аларга мөрәҗәгать итә: «Шулай итеп, мөхтәрәм язучыбыз, шагыйрь Разил Вәлиевне сайларсыз дип ышанып калам!» Шулчак әбиапалар аптырашып кала: «Бәрәч, ике сәгать буе тырышып җырладың, сөйләдең... Без бит депутатлыкка сине сайлыйбыз дип торабыз...»

 

"КУ" 9, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: уены-чыны бергә юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев