Дедукция

Иҗат дачалары урнашкан урман аланының аулак почмагында Гәрәй Рәхим белән

Мөдәррис Әгъләм гәпләшеп тора. Аларга якынрак килгәч ачыкланды, татар халкының

феноменаль укымышлылыгы турында туксан тугызынчы мәртәбә сөйләшәләр икән.

Берсе милли кулъязма китабыбыз тарихының инде мең елдан да артык булуы хакында

искәртсә, икенчесе Х гасырда ук Идел буе Болгар дәүләтендә мәктәп-мәдрәсәләр

эшләвен дәлил итеп күрсәтә. Әңгәмә агышында әйтелгәнчә, тәүге әлифбаларыбыз

да шул чорларга карый. Россия империясендә гомуми тираж буенча татар китаплары

икенче урында барган. Игътибар үзәгенә алынган расламаны ныгыту өчен мәшһүр

затларның сүзләре дә искә төшерелә... Боларның башлылыгына ис-акыл китмәле. Менә

бит, иң гыйлемле кавемне ерактан эзлисе юк. Моның сере кайда?

Фикер алышуга яңарак сулыш өрергә ымсынып, белдекле кыяфәттә сүз кыстырырга

җөрьәт иттем.

– Төрки гавам телендә шундый әйтем яши: укыган кеше – чукынган кеше, – дидем

капылт Григорий Васильевичка, ягъни Гәрәй Рәхимгә карап. – Әгәр дедуктив алым

белән акыл йөртсәк, укымышлы милләт нинди булып чыга инде?

– Үзегездә калсын дедукциягез! Чукынып китегез!..

Туры төтенле Мөдәррис Әгъләм, шулай чәпчеп, тиз-тиз алачыгына кереп шылды.

Гөргөри дәдәй исә, канәгать төстә елмаеп, горур гына сөйләнде:

– Зәй керәшеннәренең күпмедер йогынтысында тәрбияләнеп үскәч, кешечә

саубуллашып аерылышырга почти өйрәнеп җиткән...

 

"КУ" 3, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: