Чын дусларны барлау

Язучылар йортының ишегалдында бер төркем каләмдәшләр сөйләшә. Сүз иярә сүз чыга. Иҗат берлеге җитәкчесен сайлау мәсьәләсе кузгалгач, көтмәгәндә генә Ркаил Зәйдуллага сорау бирелә:
– Соңгы берничә съездда син үз кандидатураңны рәислеккә күрсәттердең. Мондый мәрәкәдә катнашу гадәтеңә әйләнеп китмәдеме?
– Шәхси ирегемне кысмагыз инде, егетләр! – дип каршы төшмәкче була Ркаил, киң итеп көләргә әзерләнгән кыяфәттә. – Мин бит 4-5 ел үткән саен шул рәвешле якын дусларымны барлап алам.
– Үзеңә генә кагылышлы максат өчен нигә корылтай кадәр корылтайдан файдаланасың?
Җиңелүгә күнеккән «кандидат» төрлечә акланырга керешә:
– Яшерен тавыш бирүдән дә камилрәк ысулны кешелек дөньясы әлегә уйлап тапмаган лабаса. Чын тарафдарлар шунда ачыклана.
– Съездлардагы сайлау нәтиҗәсе күрсәткәнчә, сине хөрмәт итүчеләр егермедән артмый бугай.
– Ихлас якын күргән дуслар ишәеп торырга тиеш түгел, – ди Ркаил Зәйдулла, зирәклеген күрсәтергә теләп. – Киресенчә, аларның кимүгә бармавы яхшы бит инде!.. Кабатланмас яңгырашлы ихахайлап көлү гөрелтесе тирә-юньдәге тәрәзәләрнең пыяласын зеңгелдәткәндәй тоелды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз