Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Чәчелегез!

Чәчелегез! Көн калмады сезгә! Йөгерегез тишек-ярыкка!

Чәчелегез! Көн калмады сезгә!

Йөгерегез тишек-ярыкка!

«Милләт» сүзен имгән авызыгыздан

Сөт таммады кара халыкка.

«Без – татарлар, без Тукайлы», – дисез,

Без бер гасыр инде Тукайсыз!

Зур янгынны өреп сүндерик дип,

Татарлыкка килгән афәт сез!

Сезнең янда җонлы исем кирәк,

Сезгә үтә бары «былатлар».

Даһи күзләрегез томаланган,

«Зур рәхмәт!»кә тулган колаклар.

Сезнең түбәтәйдә җилләр уйный,

Кыса галстук татар бугазын.

Шул төенне буып тырышасыз:

«Бездән узган авыз булмасын!»

Үзегез дә иске, сүзегез дә,

Анысы да ата-анасыз.

«Кирәк» белән «тиеш» арасында

Ис чыгарып бурсып ятасыз.

Чәчелегез! Сезнең  фатихага

Мохтаҗ түгел минем ишеләр.

Сезнең авыз «Фатиха» дип түгел,

«Ясин» чыгар өчен чишелер.
 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев