Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Чәче нигә агармаган?

Атом станциясендәге шартлаудан соң, татар әдипләре Ренат Харис, Равил Фәйзуллин һәм Вакыйф Нуруллин Чернобыльдә иҗат командировкасында булып кайтканнар иде.

Атом станциясендәге шартлаудан соң, татар әдипләре Ренат Харис, Равил Фәйзуллин һәм Вакыйф Нуруллин Чернобыльдә иҗат командировкасында булып кайтканнар иде. Аннан соң инде бик күп еллар узды. Бер сөйләшеп утырганда, шул хакта кемдер искә төшерде:

– Карале, Ренат белән Вакыйфның чәчләре ап-ак булды. Әллә шул Чернобыль аркасында микән? Югыйсә анда Равил Фәйзуллин да бар иде бит.

Роберт Миңнуллин тыңлап-тыңлап торган да бик белдекле кыяфәт белән әйтеп куйган:

– Чәчләре коелып бетмәгән булса, аныкы да агарган булыр иде.

"КУ" 8, 2018

Фото: "Казан утлары"

архивыннан

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев