Буталыш

Узган гасырның 80 нче еллар башы. Казанның Бауман урамыннан җәт-җәт кенә атлап барганда... Газинурны берәү җиңеннән эләктереп ала. Борылып караса, университеттагы хәлфәсе Альберт Яхин икән.

– Син, җегет, нигә бер дә лекциягә йөрмисең? – дип сорый ул, ишетелер-ишетелмәс тыйнак тавышын күтәрергә тырыша төшеп.

– Мин укып бетердем бит инде, Альберт абый... – ди бу вакытта «Татарстан яшьләре» редакциясендә эшләп йөрүче Газинур Морат.

– Һ-ә-әй, чукынмыш, алайса Ыркаил булып чыкты инде бу! – ди мөгаллим, ниһаять...

– Дөрестән дә Ркаил Зәйдулла белән мине гомер буе бутадылар, хәзер дә бутыйлар, – дип аңлата бүген Газинур үзе. – Ркаил дус үзе моңа ничек карыйдыр, ә мин – сөенәм генә!

"КУ" 8, 2019

фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: