Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Буранны билгә урап

Нәселле йомран йоткан шикелле тыгыз эч мускулларын астан өскә, өстән аска, уңнан сулга, сулдан уңга йөртеп уйнатып ала.

Батулла иртән бик шәпләп күнегүләр ясый. Билдән чишенеп ташлый. Нәселле йомран йоткан шикелле тыгыз эч мускулларын астан өскә, өстән аска, уңнан сулга, сулдан уңга йөртеп уйнатып ала. Стенага беркетелгән баскычта атына. Аннары, салкын су белән тәнен кызыштырганнан соң, табынга утыра. Өч яшьлек җылкы малының түш итеннән әнис орлыгы кушып үзе әзерләгән казыны Мәскәү күренерлек итеп юка гына турый. Шул юка кисәкләрне кара ипи телеменә бер кат тезә. Аның өстенә нәзберек киселгән лимон тәгәрмәчләрен куя. Чамалап кына тоз сибә, лимонның сусыл күзәнәкләренә мәмрәп пешкән мүк җиләкләрен батыра. Аннары иң өскә шәмәхә алабута сыман рәйхан яфракларын сала, аның өстенә Тын океаннан кайткан чекердәп торган кызыл уылдык түши – шулай итеп, бәрәкәтле авызга озатыласы бутерброд әзер була!

Чәйдән соң эш бүлмәсенә чыга. Тәрәзәне ачып куя, «Шәп, афәрин!» – дип, буранлы көнне котлый да, билдән ялангач килеш кенә утырып, компьютерын кабызып җибәрә. Ачык тәрәзәдән мыштым гына өйгә үрләгән җәяүле буран биленә сөлге булып уралганчы яза да яза Батулла.

* * *

Батулланың Чыршы авылында йорты бар. Җәйләрен ул шунда ял итә. Авылда «илһам китерүне» үзенчә әзерли ул. Язар алдыннан музыкага бирелеп ала. Балтадан «Әпипә» көен, аркылы пычкыдан «Зиләйлүк»не чыгара. Җиде төрле курайда озын көйләр сыздырып ала. Борынының бер тишеген бармагы белән каплап, «Гобой гитарасы»н чината. Аннары революциягә кадәр ясалган кыңгырауны, күреге ямаулы тальянын ала, елап җырлый-җырлый, җырлап елый-елый уйный да тәмам арып язарга утыра

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев