Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

«Булган бит инде»

Данлыклы Илһам Шакиров Чирмешән районының Бәркәтә авылында чыгыш ясагач, тамашачылар аңардан үз авылдашлары – Г.Тукай исемендәге филармония солисты Минхамәт Гыйләҗев турында сораганнар...

Данлыклы Илһам Шакиров Чирмешән районының Бәркәтә авылында чыгыш ясагач, тамашачылар аңардан үз авылдашлары – Г.Тукай исемендәге филармония солисты Минхамәт Гыйләҗев турында сораганнар:

– Безнең Минхамәт ничек җырлый соң, Илһам?
Олуг артист сорауга сорау беләнрәк җаваплый:
– Кайтадыр бит?
– Кайта.
– Җырлагандыр бит?
– Әйе.
– Тыңладыгызмы соң?
– Тыңладык.
– Алайса, булган бит инде!

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев