Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Болай да...

Аның нәрсәсен юасың, дөге болай да ак бит ул!

Әзерне ашап, әзерне эчеп яшәргә күнеккән Гамил Афзал көннәрдән бер көнне,

җәмәгате Нәфисә ханым эштән кайтуга, дөге боткасы пешереп куя. Күр, җаный,

без дә төшеп калганнардан түгел, янәсе.

Ире тарафыннан мондый илтифаттан күңеле нечкәргән Нәфисә ханым ботканы

бер каба, ике каба — теш арасында нидер шытырдый. Эшнең нәрсәдә икәнен

төшенә башлаган тәҗрибәле хатын:

— Син дөгене юган идеңме соң? — дип сорый.

Гамил Афзал горур төстә җавап бирә:

Аның нәрсәсен юасың, дөге болай да ак бит ул!

 

"КУ" 7, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев