Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Биш дурак

Озак кына күрешми торганнан соң, Газинур Ркаил дустының хәл-әхвәлен белешергә дип, «Идел» журналы редакциясенә сугылып чыгасы итә.

Озак кына күрешми торганнан соң, Газинур Ркаил дустының хәл-әхвәлен белешергә дип, «Идел» журналы редакциясенә сугылып чыгасы итә. Барып керсә, Ркаил бүлмәдә берүзе тирләп-пешеп нидер язып утыра.

Билгеле инде, бер-берсен сагынышып та өлгергән ике ахири очрашу хөрмәтенә бераз кәефләнеп алырга уйлый.

– Карале, – ди Ркаил, өстәлдәге мул гына мәҗлес сыена ишарәләп. – Ничек уйлыйсың, икебезгә генә күңелсезрәк булмасмы соң? Бәлки, безгә, Разил Вәлиев әйтмешли, өченче дуракны да чакырырга кирәктер?

– Кирәкмәстер, – дип, аңа шундук каршы төшә Газинур. – Без икебез болай да биш дуракка торабыз ич инде.

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев