Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Башың эшләсә...

1990 елның азаклары бу. Йомышы төшеп, Әлмәткә барган Фоат Садриев бүлекчәгә килеп керә. Пальтосын шифоньерга элгәндә, шунда ике сандыкны күреп ах итә...

Фәрит Гыйльми Әлмәт Язучылар бүлекчәсендә әдәби консультант булып эшләгәндә, бүлекчә җитәкчесе Нур Әхмәдиев ялга китә, үзе урынына аны калдыра. 1990 елның азаклары бу. Йомышы төшеп, Әлмәткә барган Фоат Садриев бүлекчәгә килеп керә. Пальтосын шифоньерга элгәндә, шунда ике сандыкны күреп ах итә. Алтын йөгертелгән, ялык-йолык килеп торган калайлар белән бизәлгән әлеге кызыл сандыклар әкиятләрдәге энҗе-мәрҗәннәр тулы сандыклардан берние белән дә аерылмый икән.

– Бу нинди могҗиза? – дип сорый Мөслим кунагы.

– Минеке ул, – ди Фәрит, аның соравына игътибар да итмичә, өстәл башында бик эшлекле кыяфәттә нидер яза-яза. Шундук башын күтәрмичә генә өстәп тә куя: – Кирәк булса, ал.

– Син чын әйтәсеңме?

– Уйнап сөйләшергә мин бала-чага түгел лә, – ди Фәрит, башын күтәрергә нияте юклыгын йөзенә җитдилек чыгаруы белән раслап.

Фоат сандык белән ныклап кызыксына башлый. Сандыкларны Фәритнең бер дусты аңа бүләк иткән икән.

– Берсен ал, синнән күп кадер-хөрмәт күрдем, – ди.

Килешәләр. Алкогольле эчемлекләргә коры закон кергән заман. Фәритнең булышлыгы белән бик затлы бер коньяк ала Ф.Садриев. Ике көннән машина белән Әлмәткә киләсем бар, дип кайтып китә. Тагын күчтәнәч юнәтеп, ике көннән килеп җитә һәм ике данә могҗизаның берсен алып кайтып китә.

Күпмедер вакыттан соң Нур Әхмәдиев Мөслимгә шалтырата:

– Фоат, Фәрит сиңа теге сандыкларның берсен биреп җибәрдемени? Фоат Садриев һава җитмәүдән сүз әйтә алмыйча туктап кала. Ул баштук моның болай ансат кына хәл ителә торган әйбер түгеллеген сизенгән була.

– Әйе, биреп җибәргән иде шул, – ди ул көч-хәл белән.

– Әллә китереп биримме?

– Ярар, китереп йөрмәсәң дә була, – ди Нур Әхмәдиев.

– Ул бит 50 яшьлек юбилееңа дип сиңа алынган бүләк иде.

 

"КУ" 8, 2017

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев