Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Балаларыбыз юк

Камал театрында бер төркем яшь артистлар эшли башлый.

Камал театрында бер төркем яшь артистлар эшли башлый. Арадан берсе баш режиссёр Марсель Сәлимҗановның үзләрен артистлык осталыгына ничек өйрәтүен аеруча игътибар белән карап йөри. Марсель абыйсыннан театр турында күбрәк беләсе килә моның.

Көннәрнең берендә теге актриса:

– Марсель абый, мине фатирга кертмәссез микән? Бер эш тә табылмаса, балаларыгызны гына булса да, карап торыр идем. Борынгы заманда зур, талантлы артистларда шундый гадәт булган ич! – ди.

Сәлимҗанов моңа аптырап кала.

– Гөлнара апагыз белән безнең балаларыбыз юк бит, – ди.

Яшь актриса да югалып калмый:

– Мин сездә яши башласам, бәбиләр бер-бер артлы туып кына торыр!.. – дип, Марсельне шаккатыра.

"КУ" 2, 2020

Фото: tatar-congress.org

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X