Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Автарит

Нур Әхмәдиевнең әтисенә туксан алты яшь тулган көннәр.

Нур Әхмәдиевнең әтисенә туксан алты яшь тулган көннәр. Чатыр таудан ерак түгел генә Әсәй авылында гомер сөргән Гариф агадан Марсель Гали сорап куйган:

– Чатыр тауны ничә яшеңдә беренче мәртәбә күрдең, Гариф ага?

– Алты яшьләр булгандыр. Әти белән җигүле атта яныннан үтеп киттек.

– Ә тау башына беренче тапкыр кайчан мендең?

– Быел. Улым машинасында алып менде.

Марсель Гали нык гаҗәпләнүдән сүзен әйтә алмыйча тора:

– Ничек инде... Гариф ага... Туксан ел буена бер дә менмәдеңме?!

– Ул дәвердә Чатыр тауның хәзерге кебек автариты юк иде бит, – ди Гариф ага тыныч кына.

Үзе

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: Википедия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев