Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ашыкма!

М.Горький исемендәге ял паркы янында троллейбуска утырдым. Алгы рәтләрне чегән хатыннары сырып алган.

М.Горький исемендәге ял паркы янында троллейбуска утырдым. Алгы рәтләрне чегән хатыннары сырып алган. Шулар янына барып бастым. Телләрен аңламасам да, аларның үзара сөйләшкәнен тыңларга яратам. Шау-гөр киләләр.

Троллейбус Татар академия театры янына җиткәндә, урамга карадым. Театрның афишалар элә торган тактасында «Премьера. Туфан Миңнуллин. «Адәм баласына ял кирәк» дип зур хәрефләр белән язылган белдерү тора. Күңелдә рәхәтлек. Масаю да бар, әлбәттә. Чөнки мин инде премияләр алгалап, тәнкыйтьчеләр тарафыннан шактый ук иркәләнеп, бераз гына бозыла башлаган кеше. Җае туры килгән саен, «мин» дигән сүзне дә кулланам. Бу юлы да, мине күрәләр микән, дип кукраеп, як-ягыма карангалап алдым. Тәрәзәдән карап баручылар минем исем-фамилияне укыр өчен генә тәрәзәгә караганнардыр кебек тоелды.

Рәхәт! Валлаһи, дип әйтәм, рәхәт! Күпләрнең күз карашы афишага ябышып калды. Хәтта чегән хатыннары да татарча язылган афишаны укып үттеләр. Әйе, әйе, укып үтүләренә әз генә дә шигем юк иде. Ник дигәндә, тәрәзәгә төбәлгән чегән хатыннарының берсе, тәрәзәдән күзен алып, миңа карап куйган сыман итте дә, драматург, диде. Кирәк бит, ә? Татары белә дә белә инде мине, анысына печтик тә шикләнгән юк. Керфек буйый, күз төбе каралта, каш сыза торган карандаш сатып табыш итүче чегәннәр дә мине таныйлар икән ләбаса. Әнә үз телләрендә кызып-кызып сөйләшәләр, драматург, драматург, дип туктаусыз кабатлыйлар. Билгеле инде, сүз минем турыда бара. Троллейбуста драматург мин генә, афишада минем исем.

Шунысы гаҗәп: исемемне, фамилиямне ни өчендер телгә алмыйлар. Югыйсә афишадан укыдылар ич инде.

Колакларны тагын да сагайтыбрак тыңлыйм: бәлки, әйтәләрдер минем исемне, мин генә ишетеп өлгерми каламдыр! Тыңлый торгач, чегәннәр сөйләшүендә «Армавир», «Константиновка» дигән сүзләр ешрак чыга башлады. Туктале, Армавир, Константиновканың драматургка, ягъни мәсәлән, миңа ни катнашы бар? Әллә минем пьесалар Армавир шәһәрендә, Константиновка авылында куелып, бу чегәннәр шунда спектакль караганнармы? Троллейбус базарга якынлашканда, ниһаять, барысы да ачыкланды. Чегән хатыннары, драматург, димиләр икән ич, Краматорск, диләр икән. Ялгышмасам, шундый шәһәрме, станцияме бар.

Пырхылдап көлеп җибәргәнемне үзем дә сизми калдым. Чегән хатыннары базарда төшеп калгач та, вокзал тукталышында үзем төшкәч тә көлдем. Үткән-сүткәннәрне гаҗәпләндереп, эчемне уа-уа көлдем. Шушы вакыйганы дусларга сөйләп тә көлдем.

Ә язганда көлмичә генә язам. Чөнки бик гыйбрәтле вакыйга бит. Масаюның куркыныч чир икәнен янә бер кат исбатлаучы вакыйга. Масаю чире колакны томалаган, Краматорскины драматург дип ишеттергән.

Димәк, хәтта күзеңә карап, кабат-кабат исемеңне әйтеп мактаган очракта да, күккә сикерергә ашыкма. Бәлки, сине мактаучы, Краматорск, дип әйтәдер?!

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

 

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев