Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Аш белән ату

Сәйранда табын корып утыргач кына, кемдер ашъяулык уртасына таш ыргыта...

1967 елның җәе төрле хәлләрне хәтерлидер. Әмма шушы вакыйгаларның берсе аеруча үзенчәлекле булып чыга. Табигатьне чын-чынлап сөюче бер төркем затлар Ык елгасы буйлап салда сәяхәт оештыра. «Кемнәр?» дип сорарсыз. Алар безгә яхшы

мәгълүм: Марс Шабаев, Мирсәет Яруллин, Мәсгут Имашев, Габделхәй Сабитов һәм Наил Нуретдинов. Күп кенә авылларга куркыныч янаган чор. Болак-инеш, чишмәләр дә су астында калмагае. Кама сусаклагычын тагы 1 метрга күтәрү хакында хөкүмәт югарылыгында махсус карар әзерләнеп ята. Хәстәрлек таләп иткән әлеге сәфәргә каршылык акциясе төсмере дә салына...

Кордашларның салда йөзүе уңышлы гына төгәлләнә. Билгеле, көлке очраклар да еш кабатланып тора. Алар арасында Марс Шабаев каләменнән төшкән «Салда сәяхәт» повестена кермәгәне дә бар. 

Сәйранда табын корып утыргач кына, кемдер ашъяулык уртасына таш ыргыта. Чәнчелгере, ул янәшә яткан ике шешәгә барып тия, «бәллүр» савытлар челпәрәмә килеп, тансык сыеклыклары күз ачып йомганчы җиргә сеңә. Сукрану өермәсе күтәрелә. Нәкъ шушы мизгелдә куе куак арасыннан сәяхәтчеләр ярдәмчесе Кәших Лотфуллин пәйда була.

– Мин шаяртырга гына теләгән идем бит, – дип аклана ул. – Теләсә нинди җәзага әзермен.

Авыздан сулар китерткән ак башларның вәйран ителүе хуҗаларча кыланган Марс Шабаевның тәмам ачуын чыгара.

– Ташны юри аткансың, шешәләр чынлап ватылган... Акылга җиңеләя башладыңмы әллә? Фәлсәфә ташын таптыңмы? Шутник, имеш! Күзләрдән яшь агызырдай искитмәле кәмит ясадың! – дип тиргәнә каны кызган әдип, «р» авазын үзенчә йота төшеп.

Сабыр холыклы Габделхәй Сабитов ярсулы каләмдәшен тынычланырга чакыра:

– Алай каты бәрелмә инде! Таш белән атканга да аш белән ата бел.

Шулчак Марс Садриевич биштәрендә кармаланып нидер таба да, аны яшертен генә җыйнак сөлгегә төреп, каршы якка барып утырган теге «хулиган» тарафына томыра.

Җәза алучының маңгае шундук күгәреп чыга.

– Марс абый, килештек бит инде – нигә кул озайтасың?

– Мин таш белән атучыга аш белән аттым ич.

Салда йөзүчеләрнең берсе маңгайга орылган төргәкне сүтеп караса, аннан кагылгысыз запастагы «Завтрак туриста» консервасы килеп чыга.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев