Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Арыслан тотарлык...

1996 елда Гомәр Бәшировның «Туган тел мәзәкләре» дигән китабы чыкты. Анда кермәгән бер мәзәген ул якын дусларына гына сөйли иде.

1996 елда Гомәр Бәшировның «Туган тел мәзәкләре» дигән китабы чыкты. Анда кермәгән бер мәзәген ул якын дусларына гына сөйли иде.

Иран шаһы аракы эчүне тыя торган указ чыгарган, ди: сәрхушларның башын кисәргә. Көннәрнең берендә вәзирләренең иң якыны килеп әйтә:

– Падишаһым, зоопарктан арыслан качкан. Шәһәрдәге бар халыкны кырып йөри.

– Тотарга! – дип боера падишаһ.

– Тоттылар инде.

– Кем тотты? Китерегез...

Менә шаһ алдында фәкыйрь генә киенгән исерек кеше калтыранып басып тора, ди.

– Сөйлә, ничек тоттың?

– Падишаһым, хәтерлим, мин эчкән идем.

– Күпме?

– Арыслан тотарлык...

Шуннан соң шаһ янә бер указ чыгара: аракы эчү катгый тыела, әмма кайвакыт арыслан тотарлык кына ярый.

Редакциядән: Бу көннәрдә журналист һәм язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәгъсүм Гәрәевкә 85 яшь тулды. Без аңа сәламәтлек, озын-озак иҗади гомер, гаилә иминлеге һәм бетмәс-төкәнмәс күңел көрлеге теләп калабыз.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X