Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Аләнә, аләнә катыгыз!..

"Әй дөнья, бер дә аләнә-аләнә катасы килми шул, яшисе килә бит әле" - Зифа Басыйрова.

Зифа апа Басыйрованың юбилей концертлары Горький өлкәсендәге Сергач, Уразовка районнарында бара. Май ае, табигать уянып, бөтен җирдә яшеллек, кошлар сайрый.
Концертта, шулай ук, Габдулла Рәхимкулов, аның хатыны Гамилә, Гариф Нигъмәтҗанов, биюче Алла Шәмсетдинова, баянда Фәйзи Садыйков, сүз остасы Ярулла Әхмәдуллин һәм мин катнашабыз.
Концертлар гөрләп бара. Һәр авылда колхоз рәисләре мәҗлес оештырып, безне сыйлыйлар. Зифа апаны күтәреп кенә йөртмиләр!..
Районны йөреп чыккач, соңгы саубуллашу концертында, Уразовка РДКсына халык сыймагач, ишек-тәрәзәләрне ачтылар, клубка сыймаган халык урамнан, ишек-тәрәзә аша концерт карады, тамаша кылды.
Саубуллашу концерты тәмамлангач, райком секретаре «үзе» (ир урталары егет) сәхнәгә менеп, каты мишәр акценты белән Зифа апаны юбилее белән тәбрикләп, рәхмәт сүзләре әйтте:
– Хөрмәтле Зифа апа, тагы да безнең якларга аләнә-аләнә катыгыз (әйләнә-әйләнә кайтыгыз), көтеп калабыз! – дип, сүзен тәмамлады ул.
Без, сәхнәдә торучы артистлар, аңа кушылып, дәррәү кул чаптык һәм рәхәтләнеп көлдек...
Кунакханәгә кайткач, җыелып чәй эчкәндә, Зифа апа райком секретаренең сүзен искә алып:
– Әй дөнья, бер дә аләнә-аләнә катасы килми шул, яшисе килә бит әле, – дип уфтанып куйды.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев