Алмыйлар

Татарстан Язучылар союзы идарәсендә яңа әгъзалар алалар. Исемлеккә бер агач шагыйрь дә язылган. Фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәен аны алуга каршы.
Кемдер шагыйрь кисәген яклый.
– Аның шигырьләре бик мөһим темага багышланган, солдат тормышыннан, – ди.
– Мин Бөек Ватан сугышы турында искиткеч шигырьләр укыйм һәм бернәрсәне яхшы күрәм: солдат түше белән шуышып алга бара икән, димәк, туган илен, халкын саклый. Ә монда ниндидер бер кандидат Язучылар союзына шуыша, – ди Мәхмүт Хөсәен.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: