Акча нинди төстә

Татарстан китап нәшриятында гонорар биргән көн. Язучыларның бер төркеме шунда. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов та алар арасында. Әмма аның бер тиен дә гонорар аласы юк икән. Ул акчага килгән каләмдәшләренә карап торган да болай дигән:
– Күптән инде акча күргәнем юк. Бүген нинди төстә икән ул дип йөрүем иде.

"КУ" 2, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: