Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

***

Бер тарафтарак яшәгәнлектән, Илдар Юзеев белән композитор Зиннур Гыйбадуллин күпер төбендәге азык-төлек кибетендә очрашкалыйлар икән.

Бер тарафтарак яшәгәнлектән, Илдар Юзеев белән композитор Зиннур Гыйбадуллин күпер төбендәге азык-төлек кибетендә очрашкалыйлар икән. Бу кибеттә йөк ташучы булып телсезләр эшли. Берсеннән-берсе таза, чибәр егетләр. Алар, Зиннур Гыйбадуллинны күрүгә, елмая-елмая килеп җитеп, аны уратып алалар. Ә тегесе, егетләрнең җилкәсеннән кага-кага, нидер сөйли башлый. Авызын очлайта, башын селкеп куя, кашын сикертә, бот чаба, аягын күтәреп ала, йодрыгы белән маңгаена суга, күзен кыса, көзән җыергандагы кебек, бармакларын селкетә – егетләр исә бөгелепбөгелеп көләләр, рәхәтләнәләр генә.

Беркөнне Илдар Юзеев ярты сәгать буе кәнфиткә чират тора. Зиннур Гыйбадуллин исә ярты сәгать буе теге егетләр белән бер читтә тавышсыз гына сөйләшә. Әлеге дә баягы бөтен әгъзаларын хәрәкәттә тота. Соңыннан Илдар Юзеев аңардан:

– Шулкадәр озак ни сөйләдең, син аларның телен беләсеңмени? – дип сораган.

– Ни бит, – дигән Зиннур Гыйбадуллин. – Ниткән бит инде... Нитәм дә... Нитәләр... Нигә нитмәсеннәр, мин бит ни!..

Берни аңламаган Илдар Юзеев: – Зиннур, миңа да шул кул-аякларың белән телсезләр телендә генә сөйлә әле, – дигән.

 
 
"КУ" 6 (июнь), 2018
Фото: Илдар Юзеев; happy-giraffe.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев