Яра

Туфан Миңнуллин ТНВдан сөйли: «Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра булырга тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт шагыйрь була ала...» Шифаханәдә телевизор карап яткан Роберт Миңнуллин бу сүзләрне ишеткәч, сөенеп куя: «Миндә дә ашказаны язвасы таптылар, минем дә эчем постоянно авыртып тора. Димәк, мин дә әйбәт шагыйрь булып чыгам», — ди эченнән генә, эчен уа-уа.
"КУ" 7, 2015
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз