"Яшәлгәнен яза торам..."

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар
Әлеге кызыклы шәхес белән якыннан танышып, тыгыз мөгамәләдә бергә бергә әдәби сүз сәнгатебезгә хезмәт итә башлауга да биш ел була икән инде. Гомумән, иҗат кишәрлегем читәне аша хәл белеп, киңәшләрен биреп узган, катлаулы хәлләр килеп чыкканда, ярдәм итәргә әзер бер төркем мыеклы агайлар арасында ул һәм географик (күршеләр булып яшибез), һәм сәфәрдәш (95 % очрашуларга бергә йөрибез), һәм аталарча кайгыртучан (әтидән алты көнгә өлкән, мин аның улы белән яшьти), һәм фикердәш (кулъязмаларны бергә-бергә журналга әзерлибез) – әле тагын бик күп яклардан якын булып чыкты. Сүзем – төп әдәби басмабыз – «Казан утлары» журналының проза әсәрләрен инде ничә еллар дәвамында үзе аша үткәрүче редактор, классик татар реалистик романының традицияләрен (күләм дә, сыйфат та, тел дә, иҗат агымы да...) саклап калып килүче романист, өлкәннәр һәм яшүсмерләр өчен дистә-дистә повесть-хикәяләр биргән язучы, сатирик... Камил Кәримов турында. Язучы-әдипләрнең зур әдәби багаж төенчекләрен берәмтекләп чишә, барлый башласаң, аларның иҗади биштәр кысаларында һәркайсының үз урыны бар. Гадәтемчә, шул биштәр эченнән мин, ни өчендер, язучының тәүге әсәрен эзләргә, аның әдәбиятка нинди әзерлек белән килүен, яза башлау сәбәпләрен һәм тарихын барларга яратам. Бу очракта да үземә шундый максат куйдым. Ниләр борчыган соң гади татар авылында салам түбәле йортта әтисез үскән, сугыштан соңгы авыр елларда михнәт чиккән егетне? Нинди хыяллар белән янган ул? «Биштәр»гә ревизия ясаганда, һәр язучының да әлеге тәүге иҗат җимешенә юлыгып булмый. Аларның күбесенә таркаулык хас. Ә Камил Кәримовның «биштәр»ендә тәртип: үз иҗаты да, аның турында язылганнары да, башкаларның кулъязмаларына бәяләмә-рецензияләр дә, таслап-таслап, һәммәсенең дәрәҗәсен чамалап, барлап куелган. «Энекәш, хәтереңә ышанма! Теркәп куй!» – дип еш кабатларга ярата ул. Куен кесәсеннән кәгазь-каләм чыгара да, барыбызга үрнәк күрсәтеп: «Теркәп куярга кирәк», – ди, башына килгән фикерләргә сөенеп. Шул рәвешле, «теркәп куй»лар байтак җыела, блокнотлар, папкалар тула, фикерләр, деталь-символларны, җөмләләрне, инде соңрак сюжетларны каймалап, әсәрләргә әверелә... Актара торгач, таптык без Камил Кәримовның (әле ул вакытта – Кәримов Камил) тәүге хикәясен. Моңа кадәр дә язу-сызудан читтә булмаган егетне зур әдәбиятка шушы хикәя алып килә. Аның язылу тарихы да игътибарны җәлеп итә. Язучы бу хакта болай искә ала: «Сәхнә теле» дәресе бара. Педагог – Халык артисты Асия Хәйруллина – матур сүзләрне сайлап кына, сәнгатьчә сөйләшергә өйрәтә. – Син нәрсә язасың анда? – диде ул миңа, дәресне бүлеп. – Хикәя күчерәм, – дим. – Кемнекен?! – Үземнекен. – Бир әле монда. Гаебемне танырга әзер идем. Ә тәҗрибәле педагог, хикәямне алып, кычкырып укый башлады да шундук туктап калды. – Мин аны өйгә алып кайтам әле, – диде ул. Һәм, берни булмагандай, дәресне дәвам итте. Икенче дәрескә килгәндә, Асия апа хикәямнең соңгы битенә үзенең фикерен өстәгән иде...»  «Хикәя үзенең эчтәлеге белән бик тыйнак, чиста, беркем тарафыннан пычратылмаган, яңа башланырга торган мәхәббәт турында. Кыска гына хикәядә бик күп фикер әйтелгән. Молодец! Авыл күренеше, клуб эче, кыз, Радио апа, урам, буран, чокыр һ.б. – барысы да күз алдына килеп бара. Димәк, автор бу әйберләрне үзе бик шәп күзаллый. Миңа бик ошады. Шулай ук минем укыганны тыңлаучы 17 яшьлек кызга да бик ошады. Бу – аның һәм минем фикер. Имза. V-1975» 1975 елның маенда Халык артисты Асия Хәйруллинадан фатиха алган «Мәхәббәт чокыры» матбугатта һәм без бүген тукталачак «Карурманда кара песи» (Татар.кит.нәшр., 2015) җыентыгында «Ниләр уйлар икән?..» исеме астында басылып чыга. Унынчыда укучы хикәяләүче-«мин»не мәктәптә дә, өйдә әнисе дә «кызлардан куркучылар исемлегендә» йөртә. Көннәрдән бер көнне, тәүге кар төшәр алдыннан, авылга каладан артистлар килә. Әнисе улына да билет ала, тик икесенә аерым урыннардан («гадәте шулай», «янәсе, миңа ияреп йөрер чагың үткән»), ә егетнең урыны кайчандыр бергә укыган, сигездән соң киткән, күрше авыл кызы Гөлнәфидә белән туры килә. Хикәяләүче геройның кызга соклануын автор табышлы чагыштырулар белән оста сурәтли: «борчак сыярлык кына» мәхәббәт чокырыннан «гөлләр шытып чыгар сыман». «Чыпчыклар көтүе очып киткән тавыш чыгарып», пырхылдап куйган гайбәтче Радио Мәликә дә бүлдерә алмый аның сокланулы карашын. Ә бу вакытта «урамга күктән кар болытлары ишелеп төшкән» икән. Егет, әле моңа кадәр тәҗрибәсе булмаса да, буранлы төндә күрше авыл кызын озатырга кирәклекне рефлексив рәвештә аңлый. Кыз да елмая – ризалыгын белдерә. «Елмаю караңгы төндә дә, буран эчендә дә күренә икән!» – дип нәтиҗә ясый хикәяләүче. Күрше авылга җитәрәк, беләгенә «усак яфрагыдай нәни кулы» белән орынып баручы Гөлнәфидә, озатучысына тотынган хәлдә, икәүләп чокырга чумалар – кызның авылдашлары «гөл савыты» казыган, кышка туфрак алганнар икән. Шул рәвешле, кыз йөзендәге матурлык символы – мәхәббәт чокыры чып чын Мәхәббәт чокырына әверелә: әлеге «гөл савыты» төбендә тәүге сөю хисләренең чаткысы кабына. Гөлнәфидәләр өе турысына җиткәч, кыз аның чәчләреннән кар тузанын сыпыра, «кичә генә туган каз бәбкәсе кебек йомшак», «һәр җебе шомырт чәчәгеннән эрләнгән» шарф бүләк итә. Егет үзенчә бер нәтиҗәгә килә: «Чәчләремдә сак кына кулын йөртүе бераз әниемчә дә, бераз башкачарак та иде...» «Карурманда кара песи» китабының тагын бер бизәге – «Кышкы мәтрүшкәләр» хикәясе. «Өебез чишмә янында ук. Элек безнең чишмә авылдан читтә булган. Әбиемә су ташырга ерак, дип, бабакаем тота да йортны чишмә янына күчереп сала. Шул вакыттан бирле монда яшибез икән. Дөрес, авылыбыз да үсте инде. Чишмә белән без авылның үзәгендә хәзер. Әнием әйтә, әле ярый әбиең утын ташырга ерак дип зарланмаган, ди. Шаярта, билгеле, урманга кадәр өч чакрым бит әле. Яратышканнар дигәч тә инде... Кеше егерме яшькә кадәр үсә, диләр. Ә авыл ничә яшькә кадәр үсә икән? Бабай сиксән җиде яшьтә үлгән, әтиемә кырык яшь, ә авылыбыз үсә дә үсә! Ахрысы, тиздән шәһәр булыр...» Шундый фәлсәфи уйланулар белән башланып киткән хикәянең герое да – үсмер егет. Бабасыннан калган гадәт буенча, ул чишмә буйларын көри, бозын вата, Тәнзилә исемле чибәр кызның суга килешенә сукмакка көл сибеп куя. Суга килүчеләр чатнама суыкларда аларга җылынырга керә. Тик горур Тәнзилә хәтта 35 градуста да керми. «Менә әле дә, чиләкләрен тутырып, тәрәзә каршыбыздан үтеп китте. Өй түребездә рәшәткә юк, сукмак шундый якын, чиләкләрендәге суда үземнең йөземне дә күреп калдым, ул гына мине күрмәде», – ди хикәяләүче. Бурасын үзе бураган, улагын үзе уйган («йорт сала белмәгән егеткә хөрмәт юк бездә») чишмәне беркөнне кар күмеп китә. Тирләп-пешеп сукмак ачучы егетнең фанер көрәге һаман Тәнзилә киләсе сукмакка каера – янәсе, яраткан кызы такырдан узсын. Тизрәк өлгерим, дия-дия, ул тәмам сусый, улактан бозлы су эчә, «чишмә бер мәлгә минем өчен генә челтерәде», дип горурланып та куя. Салкын тидереп, икенче көнне урыныннан да тора алмаган егет һаман чишмәне кайгырта, кемдер таеп егылгандыр, яшәү чыганагы булган суга килә алмаучылар да бардыр кебек аңа. Көндез чишмәгә килүчеләр кереп хәл белә, арада Тәнзилә дә була. «Мәтрүшкә кайнатып эчерсәң...» – дип уфтанган, ярты авылны йөреп тә, әлеге сихәтле үләнне таба алмаган ананың хәлен тиз аңлый кыз – урманга барып, каравылчы Рәхмәтулла бабайдан мәтрүшкә алып кайта. Озакламый егет терелә. Күрәбез, нәни мәхәббәтнең символы – бу очракта кышкы мәтрүшкәләр. Чын сөюнеке исә – халкыбыз тарихында борынгыдан сакланып калганы – мәхәббәт чишмәсе. «Балаларның төп эше – уку, белем алу. Балалар арасындагы иң катлаулы, төп проблемалар мәктәп чорында туа. Моңа кадәр гаилә атмосферасында һәм берничә дусты арасында үскән бала катлаулы мохиткә килеп керә. Укытучыга мөнәсәбәт, дуслар-иптәшләр, коллектив белән мөгамәлә һ.б. Менә шушы катлаулы мөгамәләләрне, бала җанының үтә катлаулы халәтен бирү – балалар язучысы өчен иң җаваплы өлкәдер. Песи һәм эт, яңгыр яву һәм буран улау, йокы килү һәм физзарядка ясау турында язу – чагыштырмача җиңел эш. Чөнки аларга анык бәя биреп була, алар гомер-гомергә шулай булып килгән. Ә мәктәп тормышы көн саен үзгәреп тора, анда көн саен яңа проблемалар, яңа традицияләр туа. Соңгы елларда бүгенге мәктәп тормышыннан язылган әсәрләрнең сирәк күренүе – балалар тормышын, аларның уй-хыялларын тирәнтен белмәүдән, өйрәнмәүдән килеп чыгадыр. ...Камил Кәримов әсәрләре гомум фоннан камиллекләре белән аерылып тора»,1 – дип язган иде әле 1977 елда ук Разил Вәлиев. Язучының «Иң гүзәл җир» хикәясе – шундыйлардан. Мәктәпләрендә үсемлекләр, хайваннар турында нинди фән булса, шуларны укыткан яшь мөгаллимә Сабира Ганиевна төп герой – Гөлчирә исемле кыз күңелендә табигатькә карата ихлас мәхәббәт уяткан. Урманчы булырга хыялланган Гөлчирә, укытучы апаларының экскурсиягә урманга чыгу турындагы хәбәрен ишеткәч, бик сөенә. Үсмер кызның табигатькә гашыйк йөрәген бар тулылыгында аңлаган автор, алдагы хикәяләрендәге кебек үк, аны табышлы фикерләү сәләте белән «бүләкли». Гөлчирәнең укытучы апасына, табигатькә, туган җиренә һ.б.ларга соклану хисләрен Камил Кәримов түбәндәге җөмләләр белән бирә: «Аз сүзлеләр күп уйлаучан була»; «Агачлар тынып калган, әйтерсең, кояш-фотограф аларга тик торырга куша»; «Сәфәр йөргән кеше, авылына кайтып кергәч, олыгайганлыгын бик тиз сизә», – ди әни»; «Коелган яфраклар урынындагы тук бөреләр кул җылысыннан яфрак ярырлар төсле»; «Тынлыкка җил үтеп керде»; «Мин наратның ботаклары сынгаланган буыннарын санадым – ундүрт... Йөрәгем тагын да ныграк сыкранды, яшьтәш икән»; «Иң авыр тынлык, мөгаен, укытучы белән укучы арасындагы тынлыктыр»; «Ниһаять, гөрләвекләр безнең авылдан кышны алып та китте» һ.б. Укытучы белән укучы, остаз белән шәкерт арасында гына була ала торган игътибарлы-ихтирамлы мөнәсәбәтләр хикәядә психологик яссылыкта ачыла: Гөлчирә укытучы апасының туган авылына кунакка бара, яшь мөгаллимәнең табигатьне, якыннарын, туган җирен ничек яратуын күрә, аның белән бер үк халәт кичерә һәм, иң мөһиме – төгәл нәтиҗәгә килә: ул да Сабира Ганиевна кебек мөгаллимә булачак. Шул рәвешле, заманында Разил Вәлиев язып чыккан фикер (балалар тормышын, аларның уй-хыялларын тирәннән белү, өйрәнү) Камил Кәримовның әлеге хикәясе мисалында тагын бер кат дәлилләнә. <...>
1 Вәлиев Р. Ни чәчсәң, шуны урырсың // Казан утлары. – 1977, №8. – Б.162.

Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "Казан утлары" журналының 3нче санында (2018) укыгыз.

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: