Яңа заманның бәхет өчен көрәшүче каһарманнары

Кем көймәсенә утырсаң...

Зиннур Хөсниярның 2012 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Кичү» дип аталучы китабы шушы исемдәге хикәя белән ачылып китә. «Кичү» – әдипнең үз эченә символик образларны җыйган, Нух пәйгамбәр турындагы дини риваятькә аллегорияләргә һәм катлам- катлам аллюзияләргә: узган гасырның җитмешенче елларында Татарстанда булган тарихи фактларга, тагын да киңрәк алганда, илнең Совет чоры үткәненә корылган хикәясе. Хикәянең беренче җөмләләреннән үк без ниндидер шом булачагына ишарә укыйбыз. Автор дулкыннарны сурәтләүгә багышлаган кызыл юлда (гомумән, Хөснияр прозасында табигать күренешләрен психологик кичерешләргә метафора итеп куллану еш очрый) әсәрнең киеренкелеккә корылачагын искәртеп куя. Аның дулкыннары өере белән йөри, алар «комлы ярны» «авызларын чапылдата-чапылдата ашыйлар», «кимерәләр». Автор сурәтләгән чынбарлык картинасы мондый: Зур Су астында калган кара туфраклы җирләр, авыллар, зиратлар. Зур Су яр читенә чыгарып ташлаган бихисап мәет сөякләре. Болар барысы да узган гасырның алтмыш-җитмешенче елларында Татарстанда төзелгән ГЭСларга турыдан-туры ишарәләр, хикәянең бу катламында авторның ни өчен әрнүен аңлау кыен түгел. Көймәгә утырып, Зур Суның аръягына чыгарга тиешле берничә кеше: Мөхәммәт атлы малай, аның әтисе, Мулла бабай, Хуҗа һәм аның Ярдәмчесе, Капчыклы карт һәм Көймәче карт. Менә алар, ниһаять, көймәгә утырып, ишкәк белән ишә-ишә юлга кузгалалар. Шушы урында укучы үзеннән-үзе реаль чынбарлыктан символик яссылыкка күчә, әсәрне кабул итү һәм интерпретацияләү процессы һәр укучының субъектив багажыннан чыгып билгеләнә башлый. Постмодерн әдәбиятындагы авторның үлеме турында сүз йөртеп булмаса да, биредә иҗади интерпретация өчен урын күп кала. Мәсәлән, хикәя каһарманнарына исем биргәндә, язучы аларны кеше исемнәре белән атамый, ә аларның социаль чыгышларына төртеп күрсәтә. Бары тик бала гына Мөхәммәт атлы малай булып йөри, бала образы алга таба да һәрвакыт диярлек шушы өч сүз белән аталып бара. Беләбез: Мөхәммәт татар укучысы өчен гади исем генә түгел, әгәр дә ул әдәби әсәргә килеп керә икән, укучы аңында шунда ук Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) белән бәйле ассоциацияләр килеп туа. «Кичү» хикәясендә исә автор бу исемне очраган саен Мөхәммәт атлы малай дип кабатлап, укучының игътибарын махсус шуңа юнәлтә дә кебек. («Терсәк сугышы» роман-дилогиясендә дә Мөхәммәт исеменә автор шушы ук йөкләмәне бирә.) Бу образ – киләчәк һәм өмет. Мөхәммәт атлы малайның әтисе образына автор гади кеше – ил терәге дигән мәгънә сала. Илгә авырлык килгән вакытларда гадиләр бөтен авырлыкны киләчәк хакына үз иңнәренә алалар, давылда да, чоңгылга эләккәндә дә ярсып-ярсып ишкәк ишәләр. Ә тыныч вакытта алар урынын Хуҗалар ала – гади кеше алардан үзенә тиешле «яңа трактор»ны да сорап алырга кыймый. Хикәядә Хуҗа һәм аның Ярдәмчесе образларын бер-берсеннән аерып карап булмый диярлек. Әлеге Зур Суның һәм аның астында калган биләмәләрнең Хуҗасы үзенең кыяфәте (күн тужурка кигән, төн йокыларын калдырып, Зур Суны барлыкка китерәм дигән хыялы артыннан чабып, маңгай чәчләре пеләшләнгән) һәм холык-фигыле (халык алдында нотык тотарга һәм алкышларга күнеккән) белән Советлар илендәге гадәти, типик номенклатур чиновникны хәтерләтә. Ул коммунист, үзе бөек дип санаган хыялларга иман китергән, шул хыялы хакына ата-бабасыннан, туган нигезеннән ваз кичкән кеше, җае чыккан саен дәһрилеге белән мактанып, күкрәк кага. Укучы автор сурәтләүләреннән Хуҗаны образ буларак күз алдына китерә алса, аның Ярдәмчесе – үз йөзе булмаган, абстракт бер фигура булып кына гәүдәләнә. Кирәк икән, аны Хуҗаның Күләгәсе итеп тә интерпретацияләргә мөмкин. Чиновникларның ярдәмчеләре, гадәттә, Хуҗаның давыл, чоңгыл белән көрәшкән вакытта «Аллам!» дип Аллаһка мөрәҗәгать итеп ярдәм сораганы өчен, исән-сау котылып, ярга чыккач, Ярдәмчесеннән куркуы үз күләгәсеннән дә куркып яшәүче чиновник образын төсле буяулар белән куерта гына. Шул ук вакытта Хуҗа-Ярдәмче парлы образлары – бербөтен (Патша-Вәзир образлары бигрәк тә Шәрык әдәбиятында киң кулланыла). Бер мизгел эчендә аларның урыннары алышынырга мөмкин («Ярдәмчесе дә дәшми ичмаса, авызына су капкандай тик утыра. Мөгаен, эчтән генә тантана итә торгандыр. Хәзер Хуҗаның дилбегәсе аның кулында бит»). Мулла бабай, Капчыклы карт, Көймәче карт – болар ил агалары, аксакаллар. Халык рухын, тормыш нигезен иңнәрендә тотып торучы өч кит. Көймә исә татар әдәбияты, гомумән, дөнья әдәбияты контекстында тормыш итүне күз уңында тота. Нух пәйгамбәр көймәсе һәрбер диндә бар, шуңа күрә дә әдәбият-сәнгать дөньясына аның аллегорик образ буларак кереп китүе табигый. Без караган хикәядә дә Зур Суны кичәр өчен автор көймәгә бер-берсенә охшамаган төрле катлам кешеләрен утырта. Аларның барысын да диярлек, Капчыклы карттан кала, бер максат берләштерә: Зур Суны кичеп Зур Җиргә чыгасы бар. Зур Су, Зур Җир – боларның баш хәрефләрдән язылуын авторның аларга метафорик мәгънә салуы дип аңларга кирәк. Әмма Зур Су дини риваятьтәге туфаннан аермалы буларак – ясалма, аның холкын, нәрсәгә сәләтле булуын әле берәү дә белми, алдан күрә алмый, моңа кадәр булдырып караганы юк. Аның каравы әледән-әле зыянын күрә тора: Зур Су яр читенә бихисап мәет сөякләрен юып чыгара. Алар – ата-бабаларның сөякләре. Зур Суны кичкәндә, көймәдәгеләр давылга эләгә, өстәвенә турыдан чыгып, чоңгылга туры киләләр. Давылны, әгәр аны татар әдәбияты контекстында карасак, ул безгә Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре аша таныш («Чыкты җилләр, / Купты дулкын...»). Ул үзгәрешләргә, ил өстенә килгән авырлыкларга ишарә булып та аңлашыла. Дәрдемәнд шигырендә «җан сорап» упкын тартса (дәһшәтле көрәш елларында корбаннар котылгысыз рәвештә булмый калмый), биредә – чоңгыл. Ул корбан сорый һәм ала. Нәкъ чоңгыл турысында Капчыклы бабай таш тутырган капчыгын муенына асып суга төшә – ул туган авылының зираты урынын алдан чамалап куйган, мәңгелеккә шунда калуы икән... «Кичү» хикәясе беренче карашка уңай тәмамлана: давыл тына, безнең каһарманнар Зур Суны исән-сау килеш кичеп чыга. Ләкин беренче кызыл юлдагы шом, киеренкелек тудыра торган җөмлә шул килеш кабатлана диярлек: дулкыннар нәкъ элеккечә тәмләп-тәмләп яр кырыйларын кимерүен дәвам иттерәләр. Әйе, давыл тынды, тормыш элекке тыныч хәленә кайтты, ләкин безнең каһарманнарны Зур Су үзгәртә алмады. Аларның һәркайсы үз хакыйкатенә, үз иманына тугры калды. Хәтта ки үлемнән курыккан мизгелләрендә вәсвәсәләнеп алган Хуҗа да (аның кичерешләре аң агышы алымы аша күренә) үзенең ваклыгын аклардай сәбәп уйлап чыгара алды. Бары тик Мөхәммәт атлы малай гына иман турында алга таба уйлаячак әле, дигән өмет бар, чөнки көймәдә вакытта ул үз-үзенә «Иман нәрсә ул?» дигән сорау куеп, бу аңа җавап таба алмаган, сорау ачык калган иде. Шул рәвешле, Зиннур Хөсниярның «Кичү» хикәясен XXI гасыр татар авангард әдәбиятының бер үрнәге итеп карый алабыз. Хикәя халкыбызның үткәнендә булган мәгълүм бер чорны аңларга, бәяләргә омтылыш буларак кабул ителә. Әдипнең мондый жанрда иҗат ителгән башка әсәрләре кебек үк (мәсәлән, «Гарасат» романы), әлеге хикәя дә татар әдәбияты киштәсендә үзенең лаеклы урынын били.

Кем кемнән көлә?

Зиннур Хөсниярның «Трагедиягә ике билет» хикәясе натурализм юнәлешендә язылган. Тәгаен географик нокта (сыраханә, Камал театрыннан юл аша фатир, театр, Кабан күленең аръягы), сурәтләнүче дөньяның матурлыкка дәгъва итмәве, киресенчә, каләм яктысының махсус тормыш төбенә, караңгы якларына юнәлтелүе, упкынның тирәнлеген күрсәтү өчен сыраханәгә театрның каршы куелуы, объектив чынбарлыкның репортёр-фотограф кебек кәгазьгә төшерелүе, каһарманнарның физиологик җитешсезлеге, нәселдән килә торган сәрхушлеге, мохит йогынтысы һәм, ниһаять, авторның хикәягә исем бирүдән кала (әсәрнең метафорик мәгънәле исемендә аның бәясе чагыла), үзе тасвирлаган мохиткә симпатиясе дә, антипатиясе дә булмавы – болар барысы да хикәяне натурализм элементлары белән баета. Кыска гына хикәядә тасвирланган сәрхушлек проблемасына тәнкыйди караш укучы аңында үзеннән-үзе формалаша. Әсәр каһарманнарының тормыш төбендә кайнауларыннан тәм табулары, тәрәзә пыяласы аша күренеп калган театр тамашачыларыннан төкерек чәчә-чәчә көлүләре – болар барысы укучы күңелендә җирәнү уята, каһарманнарның кайчан да булса матурлыкка омтылачагына өметсезлек тудыра. Чөнки хикәя каһарманнарын үзләрен уңайлы хис итә торган зонадан чыгарга мәҗбүр иткән өч тәңкәлек театр билетлары – алар өчен форсат иде. Алар бу форсаттан файдаланмады, киресенчә, билетлар бу сәрхушләргә тагын да төпкәрәк төшү өчен коралга әверелде: алар билетларын сатып, аракы алып эчте. Башлангыч чорында романтик рухлы повестьлар язган Хөснияр иҗатында натурализм буш урында гына барлыкка килми, билгеле. Татар язучысы буларак, әдипнең һәрбер әсәре үз халкы өчен генә якын, аңлаешлы булган милли кодларга корылган. Татар милләтенең рухын саклаучы авыллар темасы булсынмы, шәһәрдә яшәүче халыкның әхлакый йөземе – милләтнең асыл кыйммәтләрен астын-өскә китереп ташлаган замана җилләренә әдип битараф кала алмый, аның әсәрләренә публицистик аһәңнәр дә килеп керә. Социаль мохиткә язучы каләменең җавабы шундый: ул натурализмга мөрәҗәгать итә. Һәм оттырмый. Әлеге әдәби юнәлеш теоретикларының берсе Эмиль Золя сүзләре белән әйткәндә, «натуралистик хәрәкәт, кирәк икән, һәр заманда булган».


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «Казан утлары» журналының 4нче (апрель, 2017) санында укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: