Логотип Казан Утлары
Тукай һәм татар әдәбияты

Тукай сулаган сулыш

Китапны кулга алгач, бер тын белән укып чыктым, дип мактанабыз. Дусларыбыз хакында, без аның белән бер сулышка сулыйбыз, дибез. Бу аңлашып һәм бер үк тормыш принциплары белән яшәүне, бер уй-фикерләр белән януны күрсәтә. Шул ук вакытта, кеше кем беләндер бердәй тын алса да, һәрвакыт уникум булып кала.

Әдәбиятта да шулай. Аның белән бергә атлаган каләм ияләре бар. Ирешкәненнән артка калганнары да юк түгел. Димәк, берәүләре заман әдәбиятының сулышын тотып алган, икенчеләре, бәлки, аны кабул итмәгән, бәлки, чордаш каләмдәшләре белән аякка-аяк бара алмый. Шагыйрьне ахыргача аңлау өчен дә, аның сулышын, каләме тибрәнешен тоярга кирәк. Кемнедер тыңларга, йөрәгең аныңча тибәргә, әмма башка дулкыннарда тын алырга да була.

Чорыбызның танылган шагыйре Равил Фәйзуллин Ибраһим ага Нуруллин белән бер әңгәмәсендә: «Алыйк бөтен халыкка аңлашыла дип танылган Тукайны гына: кем күпме һәм нәрсә аңлый бит! Һәммә кеше бертигез һәм бертөслерәк аңласа, Тукай турында йөзләгән тикшерүчеләрнең хезмәтләре дә кирәк булмас иде!» — ди.

Тукай һәм Фәйзуллин. Никадәр бер-берсенә якын алар? Никадәр бер-берсеннән ерак? Ике арада остаз һәм шәкертлек мөнәсәбәте тоемланамы? Шагыйрьләрнең охшашлыгы, иҗатларының традициялелеге һәм яңалыгы турында яза башладыңмы, үз-үзең белән бәхәскә керәсең. Инанган фикереңә йөз дәлил китергәндә, шунда ук унлап каршы дәлил күңелеңә килә. Эзләнергә тотынсаң, саннары арта бара… Шунысы гына хак шикелле: чын шагыйрьләр каләм сырлаган бизәкләр төрлелеге белән бер-берсеннән никадәр ерак торса, милләт гамен аңлау, киләчәкне күзаллау, узган чорларны объектив бәяләү һәм каләм көче, табигый талант зурлыгы белән бер-берсенә шулкадәр якындыр.

Буыннар арасындагы бәйләнешләр турында әдәби тәнкыйть тә, андагы фикерләрне гомумиләштергән, бер эзгә салган, баеткан әдәбият тарихы да күп язды. Теге яки бу каләм иясенең остазларын эзләү, нинди әдәби алымнар, кемнәрдән килгән сәнгати чаралар белән эш итүен барлау бүгенге галимнәр өчен дә хас. Теге яки бу бәйләнешләрне инкарь итүчеләр дә, раслап-яклап чыгучылар да асылда әдәбиятның өзлексез бер агым икәнлеген таный. Димәк, һәр шагыйрь нинди дә булса җепләр ярдәмендә үзеннән алда язган һәр каләм иясе белән билгеле бер дәрәҗәдәге бәйләнештә.

Киң җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар башында ук новатор шагыйрь буларак танылса да, Равил Фәйзуллин шигъриятен дә татар әдәбияты, шул исәптән Тукай традицияләреннән читтә карап булмый. Аерым әсәр эчендә һәм тулы иҗатта эчтәлек байлыгына, идеялелеккә, фикер ассоциациясенә, аз сүздә күп мәгънә җиткерүдә омтылыш Тукайга да, Равил Фәйзуллинга да хас. Поэзияне үсешкә китерерлек үзенчәлекле язу, кыю иҗат итеп, әсәрләре һәм шәхесләре тирәсендә төрле бәхәсләр тудыру, бөтенроссия мәйданында һәм аннан читтә дә танылу, ачык гражданлык позициясе, актив эшчәнлек, популярлык кебек сыйфатлар да аларны үзара охшата.

Шунысын да әйтеп узыйк: каләм ияләренең һәркайсына актив иҗат итү чорында татар әдәбият белемендә игътибар зур була, әсәрләрен бәяләп, бихисап мәкаләләр басыла. Р.Фәйзуллин һәм алтмышынчы елларның башка яшь шагыйрьләре зур әдәби мәйданда тәүге сүзләрен әйткәндә, татар вакытлы матбугатында әдәбиятта Г.Тукай һәм М.Җәлил традицияләре хакында бәхәс чиктән тыш куера. «Социалистик Татарстан» газетасы моның өчен махсус рубрика да булдыра. Р.Фәйзуллин һәм классик шагыйрьләр, шул исәптән Тукай шигърияте арасында уртаклык һәм аерымлыклар турында уйланулар бүгенгәчә бара. Галимнәрнең күпчелеге гаять тә үзенчәлекле язуларына карамастан, ике иҗат арасында бәйләнешләр барлыгын, аларның әдәбиятыбызның чишмә башына ук барып тоташуын кире какмый.

Тукайның да, Р.Фәйзуллинның да язганнарын чордашларының гомумән тормышка, дөньяга, тар тирәлектәге һәм киң мәйдандагы иҗтимагый-сәяси чынбарлыкка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый йөзен, эзләнүләрен, гамәлләрен ачу актуаль һәм кызыклы итә. Тукай шигърияте, гомумән алганда, гади халыкка ни дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы булмасын, шактый өлеше интеллектуаль укучыга адреслана яисә аның әсәрләрен белемле, актив тормыш белән яшәгән милләттәшләре тагын да тирәнрәк аңлый, чор һәм тарих белән бәйләп, асмәгънәләр рәвешендә әйтелгән фикерләрен дә таба, иҗатны мотивлаштырган прототипларны, аларның эш-гамәлләрен билгели ала.

Р.Фәйзуллин турында язганда, «нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы» дигән гыйбарәләр кулланалар, аларны шулай ук Тукай иҗатына карата да әйтеп булыр иде. Классигыбыз ХХ гасыр башы татар поэзиясен формалар белән баетуга зур көч куя, әмма ул традицион калыпларның үз мөмкинлекләрен эшкә җигә, яңа чор материалы белән үрә. Р.Фәйзуллинның әдәбияттагы уңышларын яңа формаларда яңа эчтәлек чагылдыру дип таныйлар, әмма бу очракта шигъриятебездә узган гасырга калыплашкан, популярлашкан, ныгыган калыплар турында сүз бармый. Дөрес, әлеге формаларның, шагыйрьнең язу алымнарының да бик борынгыдан килгән тамырлары бар. Иҗатының башлангыч чорында сөйләм интонациясенә, ирекле формаларга өстенлек бирсә дә, Р.Фәйзуллин каләме җитмешенче еллардан әдәбиятыбызда сыналган, ныгыган, халык зәвыгына якын булган һәм Тукай кебек корифейлар татарның поэтик фикерләвенә яраклы тапкан поэтик формаларны куллануга таба борыла.

Р.Фәйзуллинның «Паласны кем кагар?» (1980), «Якты моң» (1983), «Сәгать белән Сәгыйт» (1989), «Газиз китабы» (2004) исемле шигъри җыентыкларында чагылыш тапкан шигырьләре инде чын мәгънәсендә Тукайлардан килгән балалар әдәбияты традицияләрен алга таба үстерә. Р.Фәйзуллин «Балалар матбугаты һәм без» язмасында, «зур һәм бөек язучыларның иҗатлары һәрвакыт диярлек балалар дөньясыннан аерылгысыз», дигәндә, Тукайны да мисалга китерә. Ул шулай ук, остазларының берсе булган Тукай кебек, көндәлек матбугатта әдәбият-сәнгатьне, иҗтимагый-сәяси тормышны яктырткан әдәби-публицистик язмалар да бастыра, аларда Тукай, аның иҗаты, татар әдәбиятындагы урыны, һәр татар каләм иясенә тәэсире турында эссе-уйланулар да яза. «Үлемсезлек символы (Ул — мөнбәр тәрәзәбез)» мәкаләсен шагыйрь «без яшәгән гасырның башыннан ахырына кадәр /…/ халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен?» дигән сорау куеп башлый һәм «аның иҗат чоры гаҗәеп дәвергә — халкыбызның гасыр башындагы олуг күтәрелеш ренессанс чорына туры килә. Халык бөеклегенең рухи маякларын төгәл ачыклау, барлау заманы ул. Аннан соңрак дәвер буыннары рухи биеклекне тану, бәяләү буенча тагын да зирәгрәк булдылар — Тукайны бөек итеп танып, аны киләчәккә илттеләр. Ни генә димик, бу очракта бөеклекнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Тукай үзе, гаҗәеп иҗаты, XX йөз башында Россия киңлекләрендә шагыйрьләрдән бердәнбер диярлек уникаль шәхес бит ул», — дип җавап бирә. 1968 елны язган «Бердәнбер юл түгел тормышта» шигырендә исә Тукай исемен халык өчен яшәгән, үлгән һәм шуның белән мәңгелеккә күңелендә калган Кәрим, Кутуй, Җәлилләр янәшәсендә атый.

******************************************************

Дәвамын "Казан утлары" журналының 1нче (гыйнвар, 2016) санында укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев